Россиядә «Игътибар - юлга» акциясе башланды

Социаль акция Россия Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе тарафыннан, Мәгариф министрлыгы һәм Россия Федерациясе Транспорт министрлыгы ярдәме белән оештырыла. “Ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга бәйле юл-транспорт һәлакатләрнә игътибар җәлеп итү максатыннан оештырыла” , - дип хәбәр ителә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы сайтында.
Акция «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектының «Юл хәрәкәте иминлеге» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.
2019 ел нәтиҗәләре буенча иң күп юл-транспорт һәлакәтләре теркәлгән Россиянең 15 төбәгендә, бу елның җәй һәм көз айларында онлайн һәм офлайн форматта төрле семинарлар, тренинглар кертеп, 250 дән артык чара үткәрергә планлаштырыла. Мондый чаралар 6 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге балалар, ата-аналар һәм педагоглар өчен, гомуми белем бирү һәм сәламәтләндерү учреждениеләрендә оештырылачак. Акция кысаларында аудио- һәм видеороликлар, аңлату материаллары таратылачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
«Сабантуй» «милли сәяхәткә» чакыра «Сабантуй» журналы 2021 елны яңа сәхифәләр белән каршылый.
-
Агу ашамыйбызмы? Кассага юл тотар алдыннан кәрҗингә нинди ризыклар җыйганыбызга игътибар итик әле.
-
Күзеңә карыйм әле! Кешенең күзләренә карап, аның холык-сыйфатларын белергә була.