Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Рөстәм Миңнеханов VII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирде

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов VII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирде. Хәләле белән бергә алар А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты бинасында...

a0030
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов VII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирде. Хәләле белән бергә алар А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты бинасында урнашкан 42нче сайлау участогына килде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Тавыш бирү процедурасыннан соң Рөстәм Миңнехановка “Мин тавыш бирдем!” дигән беләзек тапшырдылар, бүген аны Казанда сайлауларга килгән һәркем ала. Алар көн дәвамында җәмәгать транспортында бушлай йөрү һәм “Казан Арена”да узачак концертка бушлай керү мөмкинлеген бирә. Шулай ук аның ярдәмендә кайбер кафе һәм АЗСларда ташламалар да алырга мөмкин.
Журналистлар белән әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов республикада сайлауларга килүчеләрнең югары күрсәткечен тәэмин итү өчен зур әзерлек эшләре башкарылганны билгеләп үтте. “Кешеләр үзләренең республика үсешенә катнашы барлыкны тоя. Өстәвенә, без Мәскәүдә эшләячәк һәм Федераль Җыенның түбән палатасында Татарстан мәнфәгатьләрен яклаячак команданы сайлыйбыз. Анда Татарстан лаеклы тәкъдим ителер дип өметләнәм”, - диде республика лидеры.
Мәгълүмат һәм фото tatar-inform.tatar сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев