Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Һәрвакыт коткара торган 13 лайфхак

Даими рәвештә йокы килү кешене нервлы, бәхетсез, аралашмаучан итә һәм тазарта.Башыгыз авыртса, лимонны урталай кисеп, маңгаегызны ышкыгыз. Авыртуыгыз юкка чыгар.Зоопаркка барырга җыенсагыз, бу оешма х...

Даими рәвештә йокы килү кешене нервлы, бәхетсез, аралашмаучан итә һәм тазарта.

Башыгыз авыртса, лимонны урталай кисеп, маңгаегызны ышкыгыз. Авыртуыгыз юкка чыгар.
Зоопаркка барырга җыенсагыз, бу оешма хезмәткәрләре кия торган төстәге киемнәр киегез. Шулай иткәндә генә, хайваннар сезнең һәм балагызның янына килергә курыкмаячак.
Креатив эш башкарырга кирәкме? Яшел тоннардагы бүлмәдә эшләгез яки яшел төстәге әйбергә карап алыгыз.
Лифтта кирәкле катка бик тиз барып җитәр өчен, ике кнопкага – «Ишекләрне ябу» һәм кат номерына – берьюлы басыгыз. Шул очракта гына лифт башка катларга туктамыйча, барып житәчәк.
Кулларыгызны дөрес киптерегез: кәгазь сөлге куллардагы бактерияләрне 45–60 процентка киметә, ә киптергеч, киресенчә, 255 процентка арттыра. Чөнки бу җайланмадагы җылылык аркасында бактерияләр үзләрен бик яхшы хис итә, үрчи.
Бер нәрсә дә эшләми уздырган яллар стресс дәрәҗәсен киметә, кан басымын, йөрәк тибешен нормальләштерә.
Көлү – чыннан да, иң яхшы дәва. Көлгәндә, кеше антиантитәнчекләрнең активлыгы 20 процентка кими, шулай итеп бу вируслар һәм рак күзәнәкләре белән көрәшергә булыша.
Йокыга китә алмыйсызмы? Күзләрегезне бер минут дәвамында ачып-йомып алыгыз. Күзләр арыгач, тизрәк йокыга китәрсез.
Киенмичә йоклау – бик файдалы нәрсә. Тәндә бетчәләр кими. Хәтта картаю процессы да әкренәя бара.
Кич белән эшләргә кирәкме? Сулыш алмыйча торыгыз, аннары гына әкренләп тыныгызны чыгарыгыз. Мондый практика йөрәгегезне тизрәк эшләргә мәҗбүр итә, кан «жылына», сез «уянып», эшегезне тулысынча башкарып чыга аласыз.
Йокыга китәр алдыннан, уң якка ятыгыз. Болай эшләгәндә, тизрәк йокыга китәсез. Житмәсә, йөрәгегезгә дә өстәмә йөкләмә булмый.
Укыйсызмы, әллә өйдә эшлисезме? Аяк киемегезне салмагыз. Баш миегез сезне нәрсә беләндер мәшгүль, диеп уйлаячак. Шул вакытта сез теләгән нәтиҗәгезгә тизрәк ирешә алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев