Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Сабантуй» белән дуслашыйк!

Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында урнашкан 26 нчы лицей бөек татар шагыйре Муса Җәлил исемен йөртә. Казанда Җәлил исемен йөртүче белем йортында күптән очрашу үткәрергә теләгән идек. Берничә тапкыр күчерелсә дә, ниһаять, укучылар белән күрешү насыйп булды.

1 нче сыйныф укучылары бүген «Сабантуй» журналы белән танышты.  Уку дәресе шушы лицей  исемен йөрткән Муса Җәлил музее-кабинетында узды. Бүлмә диварларында шагыйрьнең тормышы, иҗаты белән танышырга була, аның шигырьләрен дә һәр бала укый ала. Укучылар да очрашуга әзерләнгән, Муса Җәлил шигырьләрен сәнгатьле  итеп яттан сөйләделәр.  Журналның баш мөхәррир урынбасары Руфия Мөхетдинова  басмадагы сәхифәләр белән таныштырды, журналдагы бәйгеләрдә катнашырга чакырды.   Сыйныф җитәкчеләре Галина Шәрәфиева да укучылырының сәләтле булуларын ассызыклап «Оялып тормыйлар, һәр укучым сәләтле!» ди горурланып. Балалар кайсы спорт түгәрәгенә, кайсы музыка мәктәбенә йөри икән. Туган тел һәм әдәбият укытучысы Гөлназ Төхфәтуллова сүзләренчә, «Сабантуй» журналы белән элек-электән лицей хезмәттәшлек иткән. «Төрле очрашулар оештыра идек. Редакция хезмәткәрләре дә укучылар белән очрашуларга еш килделәр. Укучыларыбызның эшләре дә журналда басыла иде» дип искә алды мөгаллим.  Балалар иҗатына бүгенге көндә дә журналда зур игътибар бирелә. Шигырь-әкиятләр, хикәяләрне журналда гына түгел, сайтыбызда да урнаштырырга мөмкин. 26 нчы лицей укучыларынан иҗади эшләр көтеп калабыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев