«Сабантуй турында сөйлим» бәйгесенең үткәрелү датасы озынайтылды
Укучыларыбызның соравы буенча «Сабантуй турында сөйлим» бәйгесенең үткәрелү датасын озынайтабыз! 2025 нче елның 15 нче июненә кадәр сәнгатьле шигырь сөйләүчеләрдән видеолар көтеп калабыз!
Сабантуй турында әдипләрнең балалар өчен язылган шигырьләр шигырьләрен тәкъдим итәбез:
Татар бәйрәме
(Ренат Харис)
Сабантуйларның саны юк!
Юк Сабантуйның яше.
Сабантуй һәрбер татарның
Йөрәк түрендә яши...
Сабантуй – борынгы йола!
Бүген дә ул шул килеш!..
Шарты бер – кеше үзеннән
Үзе сорарга тиеш:
«Хакым бармы соң бәйрәмгә,
Лаеклымы мин аңа?..»
Гасыр аръягында туган
Бу сорау һаман яңа.
Бу сорауга татар халкы
Җавабын бирә торды –
Тәненнән кан акканда да
Ул икте, язды, корды!
Шулай итеп Сабантуйга
Яулады ул үз хакын...
Һәм менә көчле кулына
Язмышын алды халкым.
Язмышка хуҗа халыкның
Шатлыкка да хакы бар –
Ә шатлыкның Сабан туе
Дигән мәгърүр аты бар.
Яңгырасын ул мәйданда,
Гөрләсен һәр йөрәктә –
Сабан туе һәр кешене
Көр яшәргә өйрәтә.
Сабантуй бүген бездә
(Роберт Миңнуллин)
Шатлыклар – күңелебездә.
Ал кояш – күгебездә.
Килегез, дуслар, кунакка,
Сабантуй бүген бездә.
Иң уртага утыртканнар
Иң озын бер колганы –
Колганың да бик тиз генә
Менеп булмый торганы.
Җиңгиләр биреп җибәргән
Бизәкле бүләкләрен.
Ә малайлар көрәшергә
Сызганган беләкләрен!
Ә кызлар киеп чыкканнар
Иң матур күлмәкләрен.
Латыйп бабай төяп килгән
Иң ныклы чүлмәкләрен.
Абыйлар алып килгәннәр
Иң җитез юртакларын.
Гармунчылар алып чыккан
Җырларның уртакларын.
Җилферди чиккән сөлгеләр.
Бүләкләр – күбебезгә!
Көрәшик тә, узышыйк та –
Сабантуй бүген бездә!
Исәнме, бәйрәм!
(Рашат Низами)
Җырлары һәм гармуннары белән
Сабантуйлар килде әйләнеп.
Ап-ак һәйкәл гүя калкып чыккан:
Авыл саен сөлге бәйләме!
Тамаша кыл, күңел ач син бүген,
Биеп җибәр, әйдә, булмаса!
Болынлыкны яшел постау итеп,
Табын кора туган-тумача.
Бабалары моңы – Иделдәндер,
Сибелгән шул татар, сибелгән.
Туган җирен сагынып кайта алар
Донбасслардан, ерак Себердән.
Туган якның чишмәләре тәмле,
Җилләренә хәтле, һәй, тыгыз.
Кардәшләрем, кунак булып түгел,
Бөтенләйгә инде кайтыгыз!
«Бу бит безнең Ватан!» – дия-дия
Шатланышыйк без, уйныйк, гөрләшик.
Татарларым!
Сабантуйда сыман,
Яшәүдә дә мәңге берләшик!
Хуш киләсең, Сабан туе!
(Гөлүсә Батталова)
Идел-йортка бәйрәм керде:
Җиз кыңгырау – дугаларда.
Егетләрдә – тальян гармун,
Чиккән сөлге – юргаларда.
Күзең ачтың – шытты бөртек –
Килер көннең ышанычы.
Җырга күчкән шигъри аһәң –
Игеннәрнең куанычы.
Аланнарда – яшьлек җыры,
Печән исе, чалгы чыңы!
Бәйрәм рухы – йөрәкләрдә,
Мәйданнарда – тальян моңы!
Сабанында сынатмадык,
Җир-анадан шәфкать көтик!
Күтәрик без күңелләрне –
Сабан туен бәйрәм итик!
Татар күңеле һәрчак ачык:
Әзер җыры, әзер сые!
Мәйданнарга рәхим ит син,
Хуш киләсең, Сабан туе!
Сабантуй
(Эльмира Шәрифуллина)
Сабантуймы, Сабантуй –
Уеннар туе бит ул,
Тәм-томнар сые бит ул,
Җиңүләр уе бит ул.
Чаптар өстендә чабып,
Катыктан тәңкә табып,
Колга башына менеп,
Узышлыга йөгереп...
Татарча бил алышып,
Аркан белән тартышып,
Ватмый йомырка ташып,
Үткенлектә сөйләшеп,
Җиңсәң әгәр,
Сабантуй –
Эчкә шатлык сыймас туй!
Бүген бездә Сабантуй!
(Фәнис Яруллин)
Бүген бездә Сабантуй,
Эшләреңнең барын куй.
Тизрәк йөгер мәйданга:
Бәйрәм башлана анда.
Кемдә нинди һөнәр бар?
Йөгерергә кемнәр бар?
Кызганмый табаннарны
Урагыз мәйданнарны.
Ә көрәшә кайсыгыз?
Көч сынашып кайтыгыз.
Курыкмагыз егылудан,
Йөгереп артта калудан.
Ансыз булмый Сабантуй,
Колагыңа киртләп куй.
Булмаса һөнәрегез,
Читтән карап йөрегез:
Картлар чүлмәк ватканын,
Атлар чабышып кайтканын,
Көрәшчеләр бер-берсен
Җилкә аша атканын.
Карасагыз – бәйрәм бар,
Сусасагыз – әйрән бар,
Ял итәрсез арсагыз,
Үкенмәссез – барсагыз.
Йөрәк ярсый, җан шатлана
(Резеда Вәлиева)
...Сабан туе, Сабан туе,
Уен-көлке, җыр, тамаша.
Батыр ирләр, чапкын атлар –
Бар да бүген көч сынаша...
Чүлмәк вату, көч сынашу,
Уен арты уен китә.
Өлкәннәре, кечеләре –
Бүген бар да бәйрәм итә.
Чиксез бәхет, зур тантана,
Йөрәк ярсый, җан шатлана,
Бәйгеләрдә аргамаклар
Очар коштай канатлана.
Сөлек кебек сылу атлар
Искән җилдәй җилеп үтә.
Чынга ашты ак хыяллар –
Бу шатлыкка ниләр җитә!
Җиңү яулый белгән халык
Бүген шулай бәйрәм итә!
Сабан туе сабагы
(Әхсән Баян)
Җирне җәйгә әйләндереп
Киләбез Сабантуйга...
Чыксаң татар көрәшенә
Кагыйдә шундый анда:
Эзләмә җай хәйләләргә,
Көндәшкә аяк чалма.
Менсәң авыш баганага,
Бераз кыек атласаң,
Син очына кадәр аның
Җиталмыйсың беркайчан –
Бик тиз мәтәләсең аска.
Көянтәме иңеңдә?
Атламасаң тигез генә,
Чайкала су, түгелә.
Шулай төз атлый белмәсәң,
Кашыктагы йомырка
Тәгәрәп сәфәр китәчәк –
Тоталмассың куып та.
Багана башында – әтәч,
Түгел менеп җитмәслек.
Кем өчендер матур максат,
Үрли алсаң – чын бәхет.
Җиңүченең җилкәсендә
Сарык әйләнә мәйдан.
Батыр аны саф тастымал
Белән көрәшеп алган.
Ат чабышы – ил ярышы,
Уза иң шәп чапкан ат.
Чыга алмый алга ялган,
Бу түгел лә сәясәт.
Хәрәмләшү – бездә гөнаһ,
Кагыйдәбез хакламый.
Безгә бик үк кардәш түгел,
Кемнәр дөрес атламый.
Дөнья ничек атласа да,
Дөрес атлар халкыбыз.
Туры атлагач халкыбыз,
Горурлыкка хаклыбыз.
Сабантуйда
(Роберт Миңнуллин)
Колга тора мәйданда –
Биегрәк Айдан да!
Әтәч – колга башында,
Кызыктыра барсын да.
Тик менә алмый беркем дә –
Мин дә бар шул төркемдә.
Менә – миңа да чират.
Менәм, мин дә бит ир-ат!
Менеп киттем тиз генә,
Тиз генә, җитез генә!
Һәм карадым түбәнгә –
Ай-ай… биек менгәнмен,
Ничек менә белгәнмен?
Ничекләр төшим җиргә?
Куркыта карарга да.
Торам шулай килалмый
Бернинди карага да…
Үч иткәндәй, әтәч тә,
Бөтен көчкә кычкырып,
Китте кулдан ычкынып!
Ычкынды, җиргә очты,
Йоны гына – учымда.
Әтәч урынында мин
Калдым колга очында.
Кирәкми әтәчегез,
Кирәкми бүләгегез –
Мине алырга гына
Менегез берәрегез!
Сабантуй
(Газинур Морат)
Ник безгә дә көрәшмәскә,
Мәйдан тотмаска әле.
Көрәшик, әйдә, бергәләп,
Бүген бит яз бәйрәме.
Сабан туенда көрәшеп,
Бил бирмәскә өйрәник.
«Без һәрвакыт әзер!» – дигәч,
Җиңелмәскә өйрәник.
Куәтебез ташып тора,
Һәркемдә – ярсу йөрәк.
…Без беләбез: әтиләргә
Лаеклы алмаш кирәк!
Сабантуй
(Рафис Корбан)
Сабан туе, Сабан туе,
Без бакчада уйныйбыз.
Ярышабыз, узышабыз,
Матур җырлар җырлыйбыз.
Билгә сөлге салабыз да
Көрәшергә чыгабыз.
Әле батыр булмасак та,
Үскәч чынлап егарбыз.
Иң өлгерләр, иң җитезләр
Бүләк яулап алалар.
Бөтен җирдән җыелганнар
Сабантуйга балалар.
Сабантуй батыры
(Шәүкәт Гәлиев)
Быел батыр кем дисәң,
Батыр калды Шәвәли.
Зур мәйданда берүзе
Басып калды Шәвәли.
Басып калды Шәвәли,
Екты ул барчасын да.
Батыр калды Шәвәли
Балар бакчасында.
Сабантуй
(Энҗе Мөэминова)
Сабантуй бәйрәме
Тора гел алыштан:
Ул көнне теләгән
Һәр кеше ярыша.
Иң элек батырлар
Көчләрен сынаша:
Кем калыр батырга
Бу көрәш-сынашта?!
Яшүсмер малайлар
Көрәшә иң элек.
Бабайлар да хәтта
Алалар җилкенеп.
Судьялар күзәтә,
Җиренә җиткереп.
Кешеләр торалар,
Кул чабып, көч биреп:
– Хәрәмләшмә, егет, алдашма!..
– Хәйләләп егарга маташа!..
– Биленнән урап тот, биленнән!..
Бирешмә!…
Егып сал, егып сал тиз генә!..
Һоп әйдә! Һоп!Һоп! Һоп!
– Молодец икәнсең – булдырдың!
– Ну, малай, шәп аста калдырды!..
– Егетнең асылы икәнсең, асылы!..
– Менә бит кем быел Сабантуй батыры.
Гөр килеп батырны
Чөяләр һавага.
Иң олы бүләкне
Бирәләр аңарга.
Иң матур сөлгене
Бәйлиләр биленә!
Зур, симез тәкәне
Салалар иңенә!
Чәчәккә күмелгәч тугайлар,
Июньнең иң матур көнендә
Болынның иң матур җиренә
Килегез Сабантуй күрергә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев