Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

"Сабантуй" почтасыннан: "Хәрби-патриотик ай"

Февраль аен без Хәрби-патриотик ай буларак билгеләп узабыз. Быел да бу айда без бик күп чаралар уздырдык. 15 нче февраль – Совет солдатларын Әфганстан җиреннән чыгарылуга 30 ел тулды. Шул уңайдан укыт...

Февраль аен без Хәрби-патриотик ай буларак билгеләп узабыз. Быел да бу айда без бик күп чаралар уздырдык. 15 нче февраль – Совет солдатларын Әфганстан җиреннән чыгарылуга 30 ел тулды. Шул уңайдан укытучыбыз Миләүшә апа Хәсәнова  “Әфганстан – йөрәк ярасы” исемле чара үткәрде. Без анда Әфган сугышы турында бик күп әйбер белдек.
15нче февраль – герой шагыйрь М.Җәлилнең дә туган көне. Әлеге чараны укытучыбыз Чулпан апа Мөэминова әзерләде. Без анда шагыйрьнең шигырьләрен укыдык, тормыш юлы белән таныштык, “Карак песи” җырын җырладык. Чарага бакча балалары да керде. Алар белән М.Җәлилнең “Ана бәйрәме”, “Кызыл ромашка”, “Чишмә белән Сандугач” шигырләреннән ясалган мультфильм карадык. Чара бик файдалы узды.
Тиздән 23нче февраль – Ватанны саклаучылар көне җитә. Ул безнең әтиләребезнең бәйрәме. Чөнки әтиләр безнең иң көчле иң батыр кешеләребез. Алар безне, безнең өебезне, илебезне саклыйлар. Бу көнне малайларны да котларга кирәк, чөнки алар да безнең бабаларыбыз, әтиләребез, абыйларыбыз кебек ил сакчылары булачаклар. Без әтиләребезне котларга бүләкләр әзерләп куйдык инде.
Адилә Галиева, Мөслим районы Вәрәшбаш башлангыч белем бирү мәктәбенең 3нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев