Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

"Сабантуй" укучылары Роберт Миңнуллинны котлый!

БӘЙРӘМ БҮГЕН, БӘЙРӘМ БҮГЕН! Бүген күренекле шагыйребез, публицист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, озак еллар безнең "Сабантуй" журналында (ул вакытта "Яшь ленинчы" газетасы, соңрак "Сабантуй" газетасы...

БӘЙРӘМ БҮГЕН, БӘЙРӘМ БҮГЕН! 


Бүген күренекле шагыйребез, публицист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, озак еллар безнең "Сабантуй" журналында (ул вакытта "Яшь ленинчы" газетасы, соңрак "Сабантуй" газетасы) хезмәт куйган РОБЕРТ абый МИҢНУЛЛИНның гомер бәйрәме — 70 яшьлек юбилее! 


Роберт абый бик күп еллар дәвамында сабыйларның якын дусты, тугры сердәшчесе, туры юл күрсәтүче киңәшчесе булып кала белде. Инде ничә буын аның шигырьләрен сөйләп, аның сүзләренә язылган җырларны көйләп үсте. Балалар тәрбияләү өлкәсендә керткән өлешегез өчен зур рәхмәт сезгә! ❤
Бәйрәмегез белән котлап теләкләрнең иң-иңнәрен генә юллыйбыз: туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, илһам чишмәгез бай булсын! Кайгы-хәсрәт күрми озын-озак балаларыгыз, оныкларыгыз хозурында, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Юбилеегыз мөбәрәк булсын!

Роберт абый!


Бу видеокотлаулар - укучыларыбызның иҗат җимеше. Алар сезгә бәйрәм котлавы булып барып ирешсен! 


https://youtu.be/S8BiNfK27Ks
https://youtu.be/RE3ey2nqnTU
https://youtu.be/s8U8LklpNSg
https://youtu.be/PFY3-txDxPQ
https://youtu.be/z7y3DB3QaIU
https://youtu.be/h0U4HtOhf_A
https://youtu.be/fO4dxX9I-CA
https://youtu.be/OR5kgIBhs8w
https://youtu.be/sChPOQM54qg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев