Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

“Сабантуй” укучылары шәкерт булды

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә «Сабантуй» һәм «Салават күпере» журналларын укучылар Г.Тукай әдәби музеена сәяхәт кылды.

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә «Сабантуй» һәм «Салават күпере» журналларын укучылар Г.Тукай әдәби музеена сәяхәт кылды. Иң бәхетле, Инстаграмда уздырылган билет уйнатуда җиңеп чыккан дүрт бала музейга барды, калганнар экскурсияне онлайн карады. Музей буйлап экскурсияне журналларның баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова үткәрде. Балалар Габдулла Тукай яшәгән чорга сәяхәт итеп, аның шәхси әйберләрен, кулъязмаларын күреп, хәтта шәкерт өстәленә утырып та карый алдылар. “Болгар” кунакханәсендәге борынгы телефоннан да сөйләштеләр!

Музейда татар телендә аралашучы Апуш исемле робот яши, балалар аның белән дә танышты.

Тукай әсәрләре буенча эшләнгән мультфильмнар карадылар. Очрашу ахырында балалар үзләре дә Г.Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр.  Экскурсияне игътибар белән тыңлаган музей кунакларына Зилә Хөснетдинова һәм бәйрәмнең партнерлары - “Кыстыбый” кафелар челтәре – истәлекле һәм тәмле бүләкләр дә әзерләгән иде.

Менә шундый шәп бәйрәмдә катнашты безнең укучыларыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмэт Сабантуй журналына балалар очен бик кирэкле,эчтэлекле сэяхэт булды Габдулла Тукай музеенда.Рузэл Хасаншин