Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Сабантуй» укучыларын яңалык көтә

«Сабантуй» журналы укучыларын яхшы яңалыклар белән шатландыруны дәвам итә.

Дуслар, «Сабантуй» журналы укучыларын яхшы яңалыклар белән шатландыруны дәвам итә. Безнең хәзер үз YouTube каналыбыз бар!  Журналны укып кына түгел, ә карап та була. «Сабантуй»ның һәр санында урын алган язмалар кызыклы видеолар белән баетылган. Аларны QR код аша яки менә монда карап була.  Безнең «Тәҗрибә», «Татлы баттл», «Zooдөнья», «Сәйдәш остаханәсе» кебек өр-яңа сәхифәләребездә кызыклы тәҗрибәләр ясарга да, тәмле ризыклар әзерләргә дә, мастер-классларда катнашырга да, хәтта Казан зоопаркында яшәүче җәнлекләр дөньясы белән танышырга да мөмкин. Дусларыбызны танылган язучылар, шагыйрьләр, кайчандыр «Сабантуй» («Яшь ленинчы») газетасында эшләгән апа-абыйлар белән җанлы әңгәмәләр дә көтә. Барлык серләрне дә чишеп бетермик әле. Журналның яңа санын кулга алгач, сез моны үзегез дә күрерсез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев