Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

"Сабантуй" журналы белән җир тирәли...

7 ел эчендә 3500 сыерчык оясыДаниядә яшәүче дизайнер һәм рәссам Томас Дамбо 7 ел эчендә 3500 сыерчык оясы ясаган. Әлеге ояларны ул ташландык такта, фанералардан эшли икән. Шулай итеп кошларны да йортл...

7 ел эчендә 3500 сыерчык оясы
Даниядә яшәүче дизайнер һәм рәссам Томас Дамбо 7 ел эчендә 3500 сыерчык оясы ясаган. Әлеге ояларны ул ташландык такта, фанералардан эшли икән. Шулай итеп кошларны да йортлы итә, шәһәрне дә агач чүп-чардан арындыра. Томасның фантазиясе бик көчле, ояларны төрле формада һәм төрле төскә буяп эшләргә тырыша.



Балалар этләргә китап укый
Миссури штатындагы приютта яшәүче этләргә балалар китап укый башлаган. Урамда яшәргә мәҗбүр булган дүрт аяклы дусларыбызны кешеләргә тизрәк ияләштерер өчен әлеге идеяне приют директоры тәкъдим иткән. Программада 6 яшьтән 15 яшькәчә балалар катнаша. Башта аларның үзләренә дә 10 сәгатьлек әзерлек курсы уздыралар. Биредә балалар этләрнең холкын өйрәнә. Соңыннан изге эшкә керешәләр.



Тавыкларга кием тегәләр
Сезнең киемле тавыклар күргәнегез бармы? Ә менә Англиядә яшәүче Никола Конгдон белән аның әнисе Энн тавыкларга свитерлар бәйли башлаган. Гомере буе тар читлектә яшәгән, картаюлары аркасында фермерларга кирәге калмаган 60лап тавыкны үзләренә алганнар. Йоннары коелу аркасында кошлар бик нык туңа икән. Мәрхәмәтле әниле-кызлы аларны салкыннан коткару өчен менә шундый ысул уйлап тапкан.



Сукбайларны өйле итә
Башка балалар компьютерда, телефонда уйнап утырганда, 9 яшьлек Хейли Форт торыр җире булмаган сукбайларга ярдәм итә. Буш вакыты булган саен, агачтан аларга җиңелчә генә приютлар төзи ул. Алай гына түгел сукбайларны ашатыр өчен бакчасында яшелчә, җиләк-җимеш үстерә. Билгеле, әлеге эштә кызның иң зур ярдәмчеләр – әти-әниләре. Үзе кыз бала булса да, кадаклау кебек эшләрне дә башкара. “Һәр кешенең дә яңгыр һәм суыклардан ышыкланыр урыны, йорты булырга тиеш!” дигән фикердә тора Хейли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев