Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Сабантуй» журналы белән җир тирәли…

39 яхшылыкЛи Бэк һәм аның кызы Амелия үзләренең туган көннәрен үзенчәлекле итеп уздырырга уйлаган. Шау-шулы бәйрәм ясап тормыйча, әтиле-кызлы ел буена 39 яхшы эш эшләгән. Ни өчен 39 диярсез? Чөнки ике...

39 яхшылык


Ли Бэк һәм аның кызы Амелия үзләренең туган көннәрен үзенчәлекле итеп уздырырга уйлаган. Шау-шулы бәйрәм ясап тормыйча, әтиле-кызлы ел буена 39 яхшы эш эшләгән. Ни өчен 39 диярсез? Чөнки икесенең яшен кушсаң, шундый сан килеп чыга: Лига – 32, ә кызына 7 яшь тулган икән. Менә аларның кайбер эшләре: парктагы чүпне җыйганнар, иске киемнәрен мохтаҗларга өләшкәннәр, Амели төсле карандашлар сатып алып, аларны сыйныфташларына тараткан, һ.б.  Киләчәктә мондый тәҗрибәне алар янәдән кабатларга җыена.



Тере рәсемнәр


Россиядә “Флаффиның дуслары” исемле яңа проект барлыкка килде. Алар балалар ясаган рәсемнәргә карап, уенчыклар тегә. Әлеге хезмәтне анда эшләүчеләр үз куллары белән башкара. Әти-әниләр балалары ясаган рәсемнәрне электрон почта аша җибәрә һәм 10–15 көн эчендә нәкъ шундый уенчыклар аларның өйләренә килеп тә җитә икән. Мондый бүләккә ия булган балаларның куанычлары эчләренә сыймый, ди.



Дөньядагы иң зур эт


Таныш булыгыз – бу Халк. Ул – дөньядагы иң зур питбуль токымлы эт. Үзенә 2 яшь тә тулмаган, ә гәүдә авырлыгы 80 килограммга җитә. Тыштан бераз куркыныч булып күренсә дә, чынлыкта бик акыллы, киң күңелле ул. Халк кинолог булып эшләүче ирле-хатынлы Марлон белән Лиза Грэннон гаиләсендә яши. Аларның 3 яшьлек уллары Джордан белән дә бик дус икән. Аны үзенең җилкәсенә утыртып йөртә. Халкның һөнәрләре дә бар: этләр телендә җырларга ярата. Күптән түгел сигез көчекнең әтисе дә булып куйган әле.



Арыслан белән кәҗә дуслыгы


Әлеге гадәти булмаган хәл Приморскийның сафари-паркында була. Амур кушаматлы арыслан янына тере табыш буларак кыр кәҗәсен кертәләр. Ләкин ни гаҗәп, кәҗә исән кала. Алай гына да түгел, арысланны йоклый торган оясыннан чыгарып, үзе шунда кереп ята. Паркта эшләүчеләр кыюлыгы өчен аңа “Тимур” дип исем кушалар. Ә мескен Амурга берничә көн читлек өстендә йокларга туры килә. Бераздан әлеге ике хайван бер-берсенә бик нык ияләшеп, дуслашып китә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев