Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Сабантуй» журналы белән җир тирәли…

Эт хуҗасын коткарганӘлеге хәл Яңа ел төнендә була. АКШта яшәүче 64 яшьлек Боб исемле кеше утын алырга дип урамга чыга. Бәхетсезлеккә каршы, юка гына киенгән ир таеп егыла. Муен умырткасына шулкадәр зы...

Эт хуҗасын коткарган
Әлеге хәл Яңа ел төнендә була. АКШта яшәүче 64 яшьлек Боб исемле кеше утын алырга дип урамга чыга. Бәхетсезлеккә каршы, юка гына киенгән ир таеп егыла. Муен умырткасына шулкадәр зыян килә ки, хәтта урыныннан да кымшана алмый. Күршеләре шактый ерак тору сәбәпле, аның кычкыруын ишетми. Бары хуҗаның 5 яшьлек Келси исемле эте генә ярдәмгә ашыга. Урамда бик салкын була. Яныннан да китмичә, хуҗасын үзенең тәне белән җылыта башлый. Аңын җуймасын өчен кулларын, битләрен ялый. Үзе исә, ярдәм сорап өрүен дәвам итә. 20 сәгать узгач кына этнең тавышын күршесе ишетеп ала. Ашыгыч ярдәм машинасы чакырта. Менә шулай дүрт аяклы дусты ярдәме белән Боб исән кала.



Акула белән дуслык
Күпләр акулаларны ерткыч су хайваны буларак кабул итә. Чөнки барлык мультфильмнарда, киноларда аларны шулай тасвирлыйлар. Ә менә Австралиядә яшәүче Рик Андерсон моның киресен исбатлый. Ул су астында йөзү буенча инструктор булып эшли. Су астына төшкән саен янына бер акула йөзеп килеп, аны “кочаклый”. Рик әлеге акула белән беренче тапкыр 7 ел элек очраша. Анда әле ул кечкенә – 15 см озынлыкта гына була. Әлеге күренешне күргән башка дайверлар моңа ышана алмый хәтта.  Бәлки акулалар чыннан да кешеләр өчен алай ук куркыныч җан ияләре түгелдер? Ни генә булса да Рик белән акуланың әлеге мөнәсәбәте – дөньядагы иң матур дуслык үрнәге!





Бәбкәгә ирек ошамаган
Американлы Майк Джайванджи  елга буенда ял иткәндә, суда йөзеп китә алмаган каз бәбкәсенә тап була. Ул аны үскәнче үзендә калдырырга уйлап, өенә алып кайта. “Кайла” дип исем дә куша. Бәбкә ике ел Майк белән яши, һәрвакыт аңа ияреп йөри. Каз булып җиткәч, Майк аны иреккә чыгарырга уйлый. Шәһәрдән читкәрәк алып чыгып, очыртып җибәрә. Ләкин өенә кайтып керсә, кош аны шунда көтеп тора... “Кайла” бик акыллы һәм бераз көнчел дә. Майк үзе: “Кайла – иң якын дустым, андыйлар турында хыялланырга гына була”, – ди.



Тәртип саклаучы этләр
Чили республикасының  Кильпуэ шәһәрендә урамда хуҗасыз йөрүче этләргә ярдәм йөзеннән, аларны эшкә урнаштыра башлаганнар. Нинди эш дисезме? Этләргә махсус әзерлекләр уздырып, полиция хезмәтенә алалар икән. Яшел төстәге жилет кигән йонлач дуслар, полиция хезмәткәрләренә ияреп, урамда тәртип саклый.  Әлеге эш өчен аларга яшәү урыны һәм ашарларына бирәләр. Менә шулай итеп этләр яңа яшәү рәвеше алып бара, җәмгыятькә файда китерә.



7 яшьлек кызны “Google”  эшкә чакырган
Британиядә яшәүче 7 яшьлек Хлои Бриджуотер үзе турында резюме язып, аны  “Google” компаниясенә юллый. Әлеге идея аңа әтисе белән яхшы эш урыны турында сөйләшеп утырганда килә. Әтисе аңа компьютердан “Google” офисын күрсәтә, ничек эшләүләре турында сөйли. Кызчыкка бу эш бик ошап китә һәм шундук хат язарга уйлый. Аның кыскача эчтәлеге болайрак була: “Кадерле “Google” хуҗасы! Минем үскәч сездә эшлисем килә. Бигрәк тә шоколад фабрикасында. Мин әле компьютерда утырырга да яратам...” Иң кызыгы Хлоиның хаты җавапсыз калмый. Корпорациянең генераль директоры Саундар Пичаи: “Алга таба да шулай тырышлыгыңны дәвам ит. Мәктәпне тәмамлагач, без синнән кабат резюме көтеп калабыз”, – дип хат юллый. Әлеге вакыйга кызны тагын да рухландырып җибәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев