Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Сабантуй» журналының август санын көтегез!

Тиздән журналның яңа саны дөнья күрәчәк!

«Сабантуй» журналы байый! Яңа рубрикалар, кызыклы уеннар, эчтәлекле язмалар ай саен артып бара. Журналның август саны да укучыларны берничә яңа рубрика белән сөендерәчәк. «Татлы баттл», «Татар баласы», «Тәҗрибә», «Zooдөнья» шундыйлардан. Аларның һәркайсын укып кына түгел, карап та була әле! Телефонны журнал битендәге куар-кодка якын китерәсең дә бик тә кызыклы тапшырулар карыйсың. Аларны балалар – «Сабантуй»ның үз хәбәрчеләре алып бара.

Август санының тагын бер бик тә мөһим үзенчәлеге бар. Җәйнең соңгы аенда олыларның гына түгел, балаларның да яраткан шагыйре, күп еллар «Сабантуй» газетасын җитәкләгән Роберт абый Миңнуллин туган. Шушы көн уңаеннан, шагыйрьнең кызы Таңсылу Сабирова Роберт абыйның безгә мәгълүм булмаган сыйфатлары, мавыгулары турында сөйләде.

Шигырьләр сихри көчкә ия булганын белә идегезме? Безнең Шәвәлиебез комикста Роберт Миңнуллин шигырьләре ярдәмендә хәтта Убырны да җиңә! Шулай итеп укучыларыбыз чын Сабантуй бәйрәмендә дә катнаша ала.

Кайсы бала уйнарга яратмый икән?! «Сабантуй»лылар һәр баланың уенга мөкиббән булуын белә, шуңа да журналның һәр битендә – уен!

Җәегез мавыктыргыч, «Сабантуй»лы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев