Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

“Сабантуй” журналының иң тугры дуслары өчен флешмоб игълан итәбез!

Дуслар, 2019 елның октябрь аенда безнең журнал 95 яшьлек туган көнен билгеләп үтәчәк! Бу көн барыбыз өчен дә кадерле. Элегрәк безнең әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез, ә хәзер без укый торган яраткан “С...


Дуслар, 2019 елның октябрь аенда безнең журнал 95 яшьлек туган көнен билгеләп үтәчәк! Бу көн барыбыз өчен дә кадерле. Элегрәк безнең әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез, ә хәзер без укый торган яраткан “Сабантуй” журналын киләсе буыннарга да тапшырасы бар бит! Яшь иҗатчыларның тәүге җимешләре, матур шигырьләре, кызыклы әкият-хикәяләре башка укучыларга да барып җитәргә тиеш.
Гадәттә, туган көнгә алдан әзерләнә башлыйлар. Без дә шуны күздә тотып, интернетта флешмоб игълан итәргә уйладык. Аның шартлары да, тәртибе дә бик гади:
- “Сабантуй” журналын котлап видео яки фото әзерләгез (үзенәчәлекле итеп әзерләсәгез, бездән – күчтәнәч!).
- Инстаграмдагы аккаунтыгызга урнаштыргыз.
Шулай ук безнең аккаунтны да билгеләргә онытмагыз: @sabantuy_journal
Һәм, әлбәттә инде, #сабантуйжурналы, #сабантуйга95 хэштегларын өстәп язырга кирәк.
Ә инде туган көн алдыннан без иң актив, иң күп лайк җыйган кешеләргә бүләкләр тапшырырбыз!
Йә, без котлаулар кабул итәргә әзер! Көтәбез!
P.S. Сүз уңаенннан, журналга айның 20нче числосына кадәр язылсагыз, киләсе айдан өегезгә килә башлый. Бу хәбәрне таныш-белешләрегезгә дә җиткерсәгез иде. Язылу индексы – П 2336, бер айга язылу бәясе – 70 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев