"Сабантуй" журналының зур дусты - Рамил Курамшин /фото, видео/

Рамил Курамшин – татар баян музыкасын үстерүдә фидакарьләрчә хезмәт итүче баянчыларның берсе. Аның иҗат юлы алтмышынчы елларның икенче яртысында башланып китә. Баянда уйнау сәнгатенең соңгы казанышларын һәрдаим үзләштерә барып, бу яңалыкларны ул кыю рәвештә үз иҗатында да куллана. Аның баян өчен язган күпсанлы пьесаларын музыка мәктәпләрендә һәм училищеларда, Казан консерваториясендә уйныйлар.

Курамшин Рамил Сөләйман улы 1947 елның 16 июлендә Горький өлкәсенең (хәзерге Түбән Новгород өлкәсе) Кызыл Октябрь районы Кочко- Пожар авылында туган.
1968 елда Казан музыка училищесын тәмамлагач, Р. Курамшинны Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә эшкә җибәрәләр. Ул елларда филармониянең сәнгать җитәкчесе булып эшләгән Мәхмүт Нигъмәтҗанов, аның уйнавын ишеткәч, Курамшинга зур өметләр баглый. Музыкант башта Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшли. Бер елдан аны Илһам Шакиров җитәкчелегендәге концерт бригадасына чакырып алалар һәм ул шунда егерме елга якын эшли. Төрле концертларда, радио-телевидение тапшыруларында һәм грампластинкалар язганда аңа күп кенә җырчыларга уйнарга туры килә. Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Рамил Курамшин 1994 елга кадәр эшли.

Аккомпаниаторлык хезмәте генә Рамил Курамшинны канәгатьләндерми. Ул укыган елларда ук башлаган эшен дәвам итә – баян өчен пьесалар яза һәм шуларны радиога яздыра. Р.Курамшин иҗат иткән “Чәчтем бодай”, “Бишле бию”, “Сирәк-мирәк”, “Җәйге авыл урамында”, “Күңелле гармун”, “Эрбет”, “Баек”, “Авыл яшьләре”, “Бию”, “Гармун-патефон”, “Җаек күгәрчене” һәм башка әсәрләре баянчылар арасында зур популярлык казана.
1975 елда ул татар музыкасы тарихында беренче булып “Баян һәм оркестр өчен концертино” дигән күләмле әсәр иҗат итә. Баян партиясен үзе башкарып, аны радио һәм телевидение фондына яздыра. Сиксәненче еллар уртасында бу әсәр СССР телевидениесенең үзәк каналларында күрсәтелә. Бөтенсоюз телевидениесендә татар баянчысыларыннан беренче булып чыгыш ясаучы да – Рамил Курамшин. “Концертино”ның музыкантлар тарафыннан җылы кабул ителүе Р. Курамшинны тагын да зуррак әсәр – “Баян һәм оркестр өчен концерт” язарга илһамландыра.
1980 елда Татарстан телевидениесендә Рамил Курамшин беренчеләрдән булып үзенең аерым (сольный) концерты белән чыгыш ясый. Аның баян өчен язылган оригиналь әсәрләрен һәм халкыбыз көйләренә югары профессиональ дәрәҗәдә язылган эшкәртмәләрен татар баянчылары гына түгел, башка милләт музыкантлары да яратып башкара.


Рамил Курамшин бик күп җырлар авторы. Җыр яратучыларга аның “Өй артыгыз гөлбакча”, “Кичер, болыным”, “Кайтса әгәр яшь чагым”, “Хушлашмый китәм”, “Аерылулар бигрәк авыр”, “Үлмәс моңнар”, “Балачагым чыккан каршыма”, “Җомга азаны” һ.б. җырлары билгеле. Рамил Курамшин баянда уен коралының киң диапазонын һәм зур мөмкинлекләрен кулланып, виртуоз характердагы әсәрләр язып уйнаса, җырлары халкыбыз җырлары кебек, тирән моң белән сугарылган.
Р. Курамшинның озак еллар буе матбугат битләрендә җыр - музыка өлкәсен яктырткан үткен телле мәкаләләре басылып килә. 2007 елда “Баян өчен пьесалар” дигән җыентыгы чыкты. Ә 2014 елда аның күренекле сәнгатькәрләргә багышланган “Чордашларым - моңдашларым” дип исемләнгән истәлекләр китабы басылды. Анда Р. Ваһапов, З. Басыйрова, Ф. Йосыпов, Ә. Яһүдин, И. Шакиров, В. Гыйззәтуллина, Т. Якупов һәм башка талантлы сәхнәдәшләре турында истәлек язмалары тупланган. Шул ук елда Татарстан китап нәшриятында аның “Балачак бәйрәмнәре” дип аталган балалар өчен җырлар китабы дөнья күрде. Татарстанның халык артисты - 2001 елда.
 Г.Тукай ис.Татар дәүләт филармониясенең матбугат үзәге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Көектә – уңыш бәйрәме Питрәч районы Көек авылындагы 1 нче номерлы “Алтын балык” балалар бакчасында узган “Сөмбелә” бәйрәмендә без дә катнаштык.
    22
    0
    0
  • Блогерлыкны эшкә санамыйлар Бөтенроссия иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге блогерлар турында сораштыру үткәргән. Аның нәтиҗәләре буенча, Россиядә яшәүчеләрнең 75 проценты балалары яки оныкларының блогер булуын теләми.
    43
    0
    0