Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

"САБАНТУЙ"ГА – 95 ЯШЬ!

Бүген “Сабантуй” журналы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. “Яшь ленинчы” исеме белән ул беренче мәртәбә 1924 нче елның 10нчы октябрендә дөнья күргән.

Бүген “Сабантуй” журналы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. “Яшь ленинчы” исеме белән ул беренче мәртәбә 1924 нче елның 10нчы октябрендә дөнья күргән.

Анда: «Газета барлык пионерларга һәм эшче-крестьян балаларына ничек яхшырак эшләргә, ничек берләшергә, ничек пионер сафларына басарга икәнен күрсәтәчәк», – дип язганнар. Беренче хәбәрчеләр арасында Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фатих Кәрим, Әмирхан Еники да булган.

Шул чордан алып инде 1 гасырга якын вакыт узуга карамастан, журнал һаман да сафта. Инде күп еллар дәвамында  “Сабантуй” татар балаларының иң яраткан журналы исемен саклап килә. Ул үсә, камилләшә.

Бүген исә без котлаулар кабул итәбез. Безне журнал тарихында зур эз калдырган шәхесләр котлый.

Роберт Миңнуллин, Татарстанның халык шагыйре, 1986-1995 елларда “Яшь ленинчы”, соңрак “Сабантуй” газетасы баш мөхәррире

– “Сабантуй” минем өчен бик кадерле. Ул татар балаларының гомер буе укыла торган газетасы булды. Анда бик күп күренекле язучылар, журналистлар, язучылар эшләде. Бик матур вакытлар иде. Пионерлар, комсомоллар, октябрятлар тормышы, гомумән мәктәп балаларының тормышын “Яшь ленинчы”дан башка күз алдына да китереп булмый. Һәрбер заманны яктыртып барган һәм һәр буынның күңелендә матур бер хатирә калдырган “Яшь ленинчы” инде ул. Мин килгәч, дөньялар үзгәрде, ул “Сабантуй”га әверелде. Миңа калса, бик матур, бик мәгънәле атама.  “Сабантуй” милли бәйрәмебез генә түгел, халкыбызның асыл сыйфатларын күрсәтә торган мәйдан да. Балар журналы да шундый булырга тиеш инде ул. Халкыбызның бөтен матур сыйфатларын киләчәктә дә менә шушы журнал  битләрендә күрсәтеп барырга кирәк, Алла бирса. Укучыларга да, хезмәткәрләргә дә минем иң изге теләкләр.

Айдар Гыймадиев, 2004-2017 елларда “Сабантуй” журналы баш мөхәррире

– "Сабантуй" журналына якты киләчәк телим! Укучылар өзелеп яратырдай кызыклы һәм файдалы, матур бизәлешле һәм бай эчтәлекле, шаян һәм мәгънәле булып мәңге яшә!!!

Рәзинә Исмәгыйлева, журналист:

1984 елның сентябрендә «Яшь ленинчы» газетасының баш мөхәррире Роза апа Туфетулованың эш бүлмәсенә кереп (Ничек җөрьәт иткәнмендер?!), эш урыны сораганым бүгенгедәй хәтердә. Роза апаның миңа ышанычын белдереп, уңышлар теләп, эшкә алынуым турында әйтүен, шатлыгымның иге-чиге булмаганлыгын да бүгенгедәй хәтерлим.

Шулай итеп мин, Казан дәүләт университеты филология факультеты журналистика бүлегенең IV курс студенты, «Яшь ленинчы»да газета чыгаручы булып эшли башладым. Чыгаручыдан башланган хезмәт баскычларым да тәрҗемәче, корреспондент, бүлек мөдире, әдәби редактор, баш мөхәррир урынбасары юнәлешендә өскә үрләде. «Яшь ленинчы» газетасы да исемен үзгәртте: башта «Сабантуй» газетасы булды, аннары «Сабантуй» журналына әйләнде. Шушы 35 ел эчендә туплаган тәҗрибәм, танылган шәхесләр белән иңгә - иң куеп эшләгән эшләрем дә бихисап булды. Шул елларда мине иҗатка алып кергән, күңелемдә матур, якты эз калдырган шагыйрьләр – Роберт Миңнуллин, Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеев, Ркаил Зәйдулла, Ләбиб Лерон, Илсөяр Иксанова, Госман Садә, Йолдыз Шәрапова, язучылар – Ләлә Гыймадиева, Хәйдәр Гайнетдинов, Сәйдә Зыятдинова, Камил Кәримов, Галимҗан Гыйльмановларга рәхмәтләрем чиксез.

Ә бүгенге «Сабантуй» хезмәткәрләренә иҗади уңышлар, укучыларының күп булуын, заманында Муса Җәлил, Абдулла Алиш әсәрләре басылган матбугат басмасы – «Яшь ленинчы» – «Сабантуй» озак еллар балаларга хезмәт итүен телим.

Фәйрүзә Мөслимова, журналист, шагыйрә:

Мин хезмәт юлымны «Яшь ленинчы» газетасында башладым. Ул чакта «Сабантуй» түгел иде әле бу газета. Журнал да түгел иде. Балачактан «Яшь ленинчы» белән актив язышканга, университетның журналистика бүлегенә керү өчен рекомендацияне дә шуннан алдым. Дүртенче курстан соң биредә эшли үк башладым. Диплом темам да «Яшь ленинчы» белән бәйле, газета битләрендә хезмәт тәрбиясе турында иде. Газетаның редакторы – танылган журналист һәм, гомумән, бик яхшы кеше Венера апа Ихсанова минем диплом җитәкчем булды. Ә яклауга Венера апа белән бергә газетаның җаваплы сәркәтибе Саимә апа Ибраһимова да килде.

Эштәге таләпчәнлек! Мин Мәҗит абый Вәлиуллин һәм Сәйдә апа Зыятдинова белән пионер бүлегендә утырам. Командировкаларга чыгам, мәкаләләр язам, укучыларның күп санлы хатларына җаваплар юллыйм. Язганнарымны Мәҗит абый белән Сәйдә апа җентекләп укый, килешмәгән җирләрен үземнән төзәттерә... Аннан соң эшем машинкага китә, аннары аны Саимә апа укый, мине чакырып төшерә. Һәр җөмләмә, сүземә тукталып, ничек язарга кирәген, ничек кирәкмәгәнен күңелгә сеңдереп аңлата... Мәкаләңне кабат язасың. Шул рәвешчә акрынлап остара барам.

Мин алып барган рубрикаларның берсе – «Туган ягым – яшел бишек», ул табигатьне саклау темасына карый, хәзергечә әйтсәк, рубриканың шеф-редакторы – күренекле язучы Гомәр Бәширов. Тик күпмедер вакыттан соң Гомәр ага, олыгаюын сәбәп итеп, әйдәгез, минем урынга яшьрәк бер язучыны сайлыйк әле, дигән тәкъдим кертте. Ризалаштык. Бу эшкә Фаил Шәфигуллин кереште. Тик... тәкъдир көлде бездән: Фаил абый фаҗигале рәвештә арабыздан китеп барды. Гомәр ага 99 яшенәчә яшәде.

Иң мөһимен әйтергә онытып торам икән бит: мине эшкә вакытлыча бәби ялына киткән Роза апа Туфетуллова урынына алганнар иде, ул кабат кайтканда, мин аннан китәргә тиеш идем, әлбәттә. Ләкин... Венера апаны «Азат хатын» журналына (ул да «Сөембикә» түгел иде әле) баш редактор итеп күчерделәр дә, аның урынына Роза апаны редактор итеп билгеләделәр. Мин дә урынымда калдым. Җитәкчеләрем таләпчән булса да, хәерхаһлы да, әниләрчә ярдәмчел дә булды. Бервакыт мине, файдалы да, күңелле дә командировка булсын дип, Мәскәүгә, «Пионерская правда» газетасына җибәрделәр. Беренче тапкыр Мәскәүгә баруым! Мин ул газетадан әллә ни алмадым да кебек, аның каравы, Мәскәү күрдем, озы-ы-ын чират торып, Ленин мавзолеена кердем, Цветной бульвардагы Никулин циркы тамашасын карадым. Циркка да беренче баруым иде. Ул чакта Мәскәүдә Олипиада-80 гә әзерлек бара, безнең татар егет-кызлары да «Олимпиада авылы»н төзүдә катнашалар, арада Сәйдә апаның каенсеңелесе дә бар иде. Сәйдә апа адресын биреп җибәргән иде, циркка алар алып бардылар.

Аннан соң күпме гомер үтте, хезмәт юлыма «Яшь ленинчы» да алынган старт минем өчен бәхетле старт булды дип саныйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев