Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

"Самовар" уены

СамоварСамовар һәм әби сайланып куела. Калганнары читкәрәк тезелешеп утыралар. Әби балаларга ширбәт исемнәре әйтеп чыга, аларны «самовар» ишетмәскә тиеш.Әби, «самовар»ның колагын тотып: «Чәй эчәргә ки...

Самовар
Самовар һәм әби сайланып куела. Калганнары читкәрәк тезелешеп утыралар. Әби балаларга ширбәт исемнәре әйтеп чыга, аларны «самовар» ишетмәскә тиеш.
д
Әби, «самовар»ның колагын тотып: «Чәй эчәргә килә-килә... шикәр!» —ди.
«Шикәр», акрын гына килеп, «самовар»ның аркасына төртә дә үз урынына барып утыра. «Самовар» карый, балаларның барысы да баш бармакларын өскә каратып утыра.
«Самовар» кем төрткәнен әйтергә тиеш. Әгәр белсә, тоткан бала «самовар» була. Белмәсә, «шикәр»гә икенче исем кушылып, уен дәвам итә. Өч мәртәбә әйтә алмаган «самовар»га җәза бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев