Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Саулыгым-байлыгым: озын-озак яшәү юлын исламда табып була

Фото: pixabay.comАдәм баласының иң кадерле, иң затлы һәм иң кыйммәтле бердәнбер нәрсәсе - аның саулыгы. Ул шуны саклау өчен теше-тырнагы белән тырыша. Табибларга мөрәҗәгать итә, экстрасенсларга бара....

Фото: pixabay.com
Адәм баласының иң кадерле, иң затлы һәм иң кыйммәтле бердәнбер нәрсәсе - аның саулыгы. Ул шуны саклау өчен теше-тырнагы белән тырыша. Табибларга мөрәҗәгать итә, экстрасенсларга бара. Ләкин байтак очракта мондый эзләнүләр уңыш китерми, чөнки гамәлдә авыруның сәбәбен бетерү түгел, аның нәтиҗәсен дәвалау гына киң урын алган.
Нишләргә? Сәламәт һәм озын-озак яшәү юлын каян табарга? Ислам дине кушканча, мөселманлык гадәт-йолаларын төгәл үтәп яшәүдән!
Ислам дине - кеше сәламәтлегенә бик игътибарлы дин. Коръәндә һәм хәдисләрдә аерым шәхес һәм җәмгыять саулыгы турында кайгырту хокукый нормалар, таләпләр төсен алган.
Беренче чиратта ул шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәүне таләп итә. Көненә биш тапкыр тәһарәт алу, юыну, өс-баш киемнәрен, намаз укый торган җирләрне чиста-пакь тоту, тырнак кисү, гаурәт һәм култык асты йоннарын кырып йөрү, сөннәткә утырту - һәр мөселман өчен фарыз эш. Йогышлы бактерияләрнең ризык, су һәм һава аша таралуын булдырмас өчен пәйгамбәребез төчкергәндә һәм йөткергәндә авыз-борыннарны капларга, аш-су өстен ябарга, йокыдан торгач юынмаган килеш ризыкка орынмаска, акмый торган суда кече хаҗәтеңне үтәмәскә һәм коенмаска кушкан.
Хәдисләрдә өеңне һәм ишек алдыңны, юлларны һәм кеше күп җыела торган урыннарны чиста тотарга кушу, кеше йөргән җирдә, күләгә һәм чишмә-коелар тирәсендә тышка чыгудан тыю - җәмгыятьнең саулыгы турында борчылудан.
Коръән һәм хәдисләр зыян китерердәй хәрәм ризыклар ашаудан һәм эчүдән тыялар. Үләксә, кан, дуңгыз ите, бисмиллаһи-аллаһеәкбәр әйтми суелган, буып, кыйнап үтерелгән, егылудан, сөзүдән үлгән терлекләр ите шундыйлар рәтенә керә. Кешенең җан-тән, акыл саулыгы турында кайгыртып, изге язмалар аракыны, исерткеч эчемлекләрне, наркотикларны хәрәм дип игълан иткән.
Адәм баласының үз-үзен тотышы да ислам динендә игътибардан читтә калмаган. Ул зиначылык, ирләр белән ирләр якынлык кылуны зур гөнаһка саный. Күреме вакытында, бала тапканнан соң хатынга якын килү тыелган эш һәм моның нигезле булуын күп санлы фәнни тикшеренүләр кире кагылгысыз итеп раслады.
Ислам дине тыеп кына калмый. Ул җирдәге байлык, рәхәтләрне киң кулланырга рөхсәт итә һәм хуплый. Тик, әлбәттә, авыруга сабышмас өчен туймас тамакка әйләнмәскә кирәк. Ураза тоту - сәламәтлек өчен гаять файдалы.
Иманыбызны саклап, мөселманлык гадәт-йолаларын төгәл үтәп яшәү безгә гомер буе таза-сәламәт булып калырга булышыр, җир йөзендә яшәвебезне сәгадәтле һәм шатлыклы итәр.
(«Шифалы йөз киңәш» китабыннан)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев