Савваның савабы үзенә кайткан

Хәтерләсәгез, күптән түгел Чиләбедә яшәүче 11 яшьлек Савва исемле малайның, макулатура тапшырып, җыелган акчага балалар йортларына футбол туплары бүләк итүе турында хәбәр иткән идек. Шушы көннәрдә Интернетта тагын бер шәп яңалык пәйда булды: Савваны Артем Дзюба Россия җыелма командасы уенына чакырган. Савваның игелекле гамәле турында ишеткән футболчы бу малайга бүләк ясарга карар кылган. Дзюба Савваны 3 сентябрьдә узачак Сербия җыелма командасы белән очрашуга чакырып кына калмаган, футболка да вәгъдә иткән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Тарих эзләреннән... Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы һәм "Идел" яшьләр үзәге «Тарих эзләреннән» - «По следам истории» рәсем бәйгесе игълан итә.
-
Син кунакчылмы? "Сабантуй" журналының март санындагы тест нәтиҗәсе.
-
Редакциядә кунакта “Салават күпере” һәм “Сабантуй” журналлары шулкадәр кызык, бер укый башласаң, һич аерылып китеп булмый.