Савваның саваплы эше

Чиләбедә яшәүче 11 яшьлек Савва Ярыгин бик саваплы эш башлаган. Ул макулатура җыеп сата да, шул акчага балалар йортларында, кризис үзәкләрендә тәрбияләнүчеләр өчен футбол туплары ала икән. Бактың исә, Савва үзе футболны бик ярата, һәр баланың аны уйнау мөмкинлеге булуын тели. Малайга бер туп сатып алу өчен якынча 20 килограмм макулатура тапшырырга кирәк. Савва бүләк иткән туплар белән Чиләбенең социаль-тернәкләндерү үзәкләрендә уйный башлаганнар инде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Тарих эзләреннән... Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы һәм "Идел" яшьләр үзәге «Тарих эзләреннән» - «По следам истории» рәсем бәйгесе игълан итә.
-
Син кунакчылмы? "Сабантуй" журналының март санындагы тест нәтиҗәсе.
-
Редакциядә кунакта “Салават күпере” һәм “Сабантуй” журналлары шулкадәр кызык, бер укый башласаң, һич аерылып китеп булмый.