Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Сайлауда 2 млн 187 мең 239 татарстанлы гражданлык хокукыннан файдаланган

Бу сайлаучыларның 80,1 процентын тәшкил итә.Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан 97,38 процент протокол эшкәртелгән. Татарстандагы 2750 сайлау участоклары кичә, ягъни 18 сентябрьдә узган Россия...

gosduma-vibory
Бу сайлаучыларның 80,1 процентын тәшкил итә.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан 97,38 процент протокол эшкәртелгән. Татарстандагы 2750 сайлау участоклары кичә, ягъни 18 сентябрьдә узган Россия Дәүләт Думасына сайлау нәтиҗәләрен игълан иткән. Бүген сәгать 7.30 га булган мәгълүматлар буенча, республикада 2 млн 187 мең 239 кеше үзенең гражданлык хокукыннан файдаланган.
Бу хакта бүген республика Үзәк сайлау комиссиясенең бердәм мәгълүмати үзәгендә узган матбугат конференциясендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Әгъзәм Гөбәйдуллин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Татарстанда барлыгы 80,1 процент сайлаучы сайлауларга барган. 2011 елда әлеге күрсәткеч 79,64 процент тәшкил иткән булган.
Лилия Локманова
Мәгълүмат tatar-inform.tatar сайтыннан
Фото 2016-god.com сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев