Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Селфи ясаган маймылның авторлык хокукы юк дигән хөкем чыгарылды

 Хайваннарны саклау оешмасы бер маймыл үз-үзен төшергән фотода авторлык хокуклары бозылган дип, мәхкәмәгә шикаять белән мөрәҗәгать иткән. Бу маймыл очраклы рәвештә үзенә “селфи” ясаган булган. Америка...

 Хайваннарны саклау оешмасы бер маймыл үз-үзен төшергән фотода авторлык хокуклары бозылган дип, мәхкәмәгә шикаять белән мөрәҗәгать иткән. Бу маймыл очраклы рәвештә үзенә “селфи” ясаган булган. Америка мәхкәмәсе “хайваннарга авторлык хокукы бирү очраклары булганы юк”, дип, әлеге маймылның авторлык хокуклары булмавы турында карар чыгарган.


Басылып чыккан бер китапта Бөекбританиянең бер фоторәссамы маймыл үзе ясаган “селфины” урнаштырганнан соң, Американың хайваннарны саклау оешмасы маймылның авторлык хокуклары бозыла дип, узган елның сентябрь аенда Сан-Франциско мәхкәмәсенә шикаять белән мөрәҗагать иткән иде.


2.7


Фоторәссам 2011 елда Индонезиядә урманда өчаякка куелган камерасын калдырып китеп, шул чакта бер маймыл очраклы рәвештә шул камера белән үз-үзен фотога төшергән, әлеге фотода ул тешләрен ыржайтып елмайган булып күренә. Шикаятькә каршы чыгып, камера белән өчаякны урнаштырган фоторәссам үзенең авторлык хокуклары булуын яклап чыккан иде. Бу турыда мәхкәмә 6 гыйнвар көнне “хайваннарга авторлык хокукы бирү очраклары булганы юк”, дип, әлеге маймылның авторлык хокукы булмавы турында карар чыгарды. Америка журналлары әлеге фотоның авторлык хокукы турында ике ел элек язып чыкканнан соң, суд процессына игътибар зур булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев