Ә сез белә идегезме?

- Балалар көненә уртача 400 тапкыр елмая. Өлкән кешеләр 15 тапкыр.
- Японияда яшәүчеләр иң кечкенә буйлылардан санала.
- 1-3 айлык балалар күз яшьләрсез елый.
- Көнбатыш Кытайда чәйгә шикәр урынына тоз салалар.
- Шотландиядә җирән чәчлеләр күп туа икән.
- Кеше көненә уртача 18 000 адым ясый.
- Барлык балалар да дальтоник булып дөньяга килә.
- Җир йөзендәге меңнән артык мәдәният һәм табигать объекты Бөтендөнья мирасы статусына ия.
- Зәйтүн агачы уртача 500 ел яши.
- К. Симонов язган «Дни и ночи» повесте һәм шул исемле фильмның (1944) төп каһарманы Сабуров исеме астында капитан Гайнан Әмири сурәтләнгән.
- АКШ белән Россияне 4 чакрым ара аерып тора.
- Филләр - сикерә белмәүче бердәнбер хайваннар.
- Песиләрнең һәр колагында 32 шәр мускул.
- Кайчыны Леонардо да Винчи уйлап тапкан.
- Иң кыска сугыш Занзибар һәм Англия арасында була (1896 ел). Занзибар 38 минуттан соң бирелә.
- Диңгез йолдызының мие юк.
- Рәсәйдә беренче рәсми мәктәп Пётр I чорында ачыла һәм анда 12-17 яшьлек малайлар укый.
- Страусларның күзләре баш миләренә караганда зуррак.
- Әлмәндәр авылы Казан ханлыгы чорында ук нигезләнгән.
- 1841 нче елда Казанда Родионов исемендәге затлы кызлар институты ачыла.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
"Балалар премиясе" тапшырачаклар ТМТВ телеканалының "Балалар премия"се дип исемләнгән беренче музыкаль премиясе узачак!
-
Баланың йокы урыны дөресме? Дөрес сайланган карават һәм матрас баланың йокысы әйбәт булсын өчен генә түгел, сәламәтлеге өчен дә бик мөһим.
-
Бүген – матбугат көне 13 гыйнвар – Россия матбугаты көне