Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Сез иң күркәм кеше икәнсез...

Күп илләрдә, укытучыларның ролләренә хөрмәт йөзеннән укытучылар көннәре билгеләнә. Бөтендөнья укытучылар көне дөньяда 5 октябрь билгеләнә.Бөтендөнья укытучылар көнеЮНЕСКО тарафыннан 1994 елда билгелән...

Күп илләрдә, укытучыларның ролләренә хөрмәт йөзеннән укытучылар көннәре билгеләнә. Бөтендөнья укытучылар көне дөньяда 5 октябрь билгеләнә.

Бөтендөнья укытучылар көнеЮНЕСКО тарафыннан 1994 елда билгеләнеп үтә башлый. 5 октябрь көнне бәйрәм ителә. Бөтендөнья укытучылар көне БМО бөтендөнья һәм халыкара көннәре исемлегенә керә.Бу көн укытучыларның җәмгыять эчендәге хәленә, аларның мәгарифтә һәм алга китештә алып торган урынына игътибарны җәлеп итәр өчен үткәрелә. Бөтендөнья укытучылар көнен 100дән артык дәүләт бәйрәм итә, кайчак аерым милли Укытучылар көне бәйрәм ителә.
Хөрмәтле укытучылар!
Гасыр белән бергә атлап барырдай, заманга лаеклы алмаш тәрбияләүдә сез искиткеч җаваплы, олы эш алып барасыз.Тынгысыз һәм катлаулы, әмма изге хэм абруйлы хезмәтегездә уңышлар гына юлдаш булсын. Хезмәтегез өчен рәхмәт!
Сезгә карап сокланабыз һәрчак,
Күңелләрдә туа горурлык.
Рәхмәт сезгә, әле ярый сез бар
Безгә үрнәк булып торырлык.

 
 
e5uzuomfoli

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев