Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

СӘФӘРГӘ ҖЫЕНГАНДА...

Россия туристларының балалары күбесенчә Болгариядә ял иткәндә авырый, шулай ук беренче өчлеккә Төркия һәм Испания дә кергән, дип хәбәр итә “АльфаСтрахование” компаниясе. Алар моны 2017-2108нче елларда...


Россия туристларының балалары күбесенчә Болгариядә ял иткәндә авырый, шулай ук беренче өчлеккә Төркия һәм Испания дә кергән, дип хәбәр итә “АльфаСтрахование” компаниясе. Алар моны 2017-2108нче елларда әти-әниләрнең медицина ярдәмен сорап мөрәҗәгать итүләреннән чыгып исәпләгән.
2017-2018нче еллар аралыгында Болгариягә барлык мөрәҗәгатьләрнең 29,55% караса, Төркия (10,08%) һәм Испаниядә (9,73%) бу саннар күпкә кимрәк. Болгариядә 8-17 яшьлек балалар ешрак авырса, Төркиядә күбрәк 3 яше тулмаган балаларга ярдәм кирәк булган. Испаниядә авыручы балаларның уртача яше 5. Рейтингның 4нче урынында Кипр (6,06%). Анда күңелсезлекләр белән 4-7 яшьлек балалар очраша. Бишенче урын Таиландка(5,73%) бирелгән. Монда табибларга 3 яше тулмаган балаларның әти-әниләре еш мөрәҗәгать иткән.
Ялларга барганда бала өчен нинди дарулар алырга соң? Әйдәгез, шуларны карап үтик.
1. Күңел болгану. Гадәттә һәр ике баланың берсе очыш вакытында күңеле болганып интегә. Шуңа күрә иң беренче чиратта шуның хәстәрен күреп, Драмина, Авиа-море кебек дарулар алу кирәк.
2. Тән температурасы күтәрелү. Әгәр балагызның температурасы күтәрелсә, Нурофен, Парацетамол ярдәмгә киләчәк.
3. Вирус. Анаферон, Кагоцел, Виферон, Арбидол кебек дарулар вирус эләккән очракта кирәк булачак.
4. Аллергия. Чит илләргә чыкканда хәтта аллергия белән интекмәгән бала өчен дә Зиртек, Фенистил кебек дарулар алу зыян итмәс.
5. Тамак авырту. Бу очрак турында да онытырга ярамый. Тонзилгон, Гексорал һәр әти-әнинең кул астында булса хәерле.
Ялга барыр алдыннан, әлбәттә, яхшысын гына уйлау кирәк. Әмма үзең белән дару төяп бару да комачауламый. Сәфәрләр хәерле узсын, балалар авырмасын дигән теләктә калабыз!

Илүсә ЗӘЙНЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев