Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Шүрәле 110 яшендә дә уйный, сикерә һәм шаяра

2017 елның 1 июнь, Халыкара балаларны яклау көнендә Арча районы Яңа Кырлай авылы кадерле кунаклар кабул итте. Г.Тукай исемендәге Дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексында бу көнне VIII Халыкара иҗади...

2017 елның 1 июнь, Халыкара балаларны яклау көнендә Арча районы Яңа Кырлай авылы кадерле кунаклар кабул итте. Г.Тукай исемендәге Дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексында бу көнне VIII Халыкара иҗади эшләр конкурсы «Сөйкемле Шүрәле»нең ачылу тантанасы, конкурсның җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Оештыручылар белдерүенчә, конкурсның максаты – балалар-үсмерләрнең халыкчан традицияләрне саклау һәм үстерү буенча иҗади мөминлекләрен ачыклау, талантлы балаларга иҗади сәләтләрен ачарга ярдәм итү, төрле иҗади берләшмәләр, укытучылар арасында тәҗрибә уртаклашу һәм үсеп килүче буыннарны Г.Тукай иҗаты ядкярләре белән таныштыру.

Көннең лейтмотивы – кояшлы яңгыр һәм дуслык. Тукай исеме беребез өчен дә ят түгел. Һәрбер буын татар мәктәп укучылары шагыйрьнең иҗатын өйрәнә, шигырьләрен ятлый, авыр тормышына көрсенә. Безнең көннәрдә Тукай инде күренекле шәхес һәм шагыйрь генә түгел, Тукай ул бренд. Татарстан, Россиянеке генә түгел, халыкара бренд.
«Сөйкемле Шүрәле»дә Башкортстан, Ульян, Мәскәүдән генә түгел, хәтта Австралиядән дә иҗади эшләр булу – моның турыдан-туры дәлиле. Дөресен әйтим, мондый киң география шатландыра.
Көн программасы әдәби квесттан башланды. Укучылар төркем-төркем бүленеп, музей территориясендәге сыннарны карадылар, алар белән бәйле әкиятләрне искә төшерделәр, алып баручының сорауларына җавап биреп, биремнәрне үтәделәр, – кыскасы, Тукай әкиятләренә 100% чумып, ләззәтләнделәр. Квест нәтиҗәләре буенча алып баручыдан иң күп фишкалар җыйган балаларга бүләкләр бирелде.

Программа музей экскурсиясе белән дәвам итте. Балаларны Г.Тукай биографиясе детальләре белән таныштырдылар, аның белән бәйле экспонатларны күрсәттеләр. Конкурсның ачылу тантанасы да музей бинасында узды.
Тантаналы, күңел ачу өлешләреннән соң катнашучылар мастер-классларга юл алды. Менә кайда ичмасам файда белән кызыкның кушылмасы! Мастер-класс алып барган остаз апалар – Алсу Йосыпова, Лилия Сираҗетдинова, Анастасия Захарова балаларны пыяланы витраж техникасы буенча нәкышләргә, балчык сыннар һәм сыбызгыларны акрил буяулар ярдәмендә бизәргә өйрәттеләр. Балаларга кызыгып, олылар да түзмәде – өстәл артына утырып, бизәкләр төшерде. Сер итеп әйтим, Кадрия апа Идрисованың куллары иллә дә оста.

Кадрия Идрисова, Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе:
«Конкурсыбызга эшләр бик күп килә – мин моңа бик шатланам. Елдан-ел бердәнбер теләгем – «Сөйкемле Шүрәле» дәвамлы булсын иде. Бүген без күңел ачып кына түгел, файдалы күнекмәләр да алдык. Шәхсән мин үзем балаларга карап тордым-тордым да, түзмәдем – өстәл артына утырып, бизәкләр төшердем – бик ошады».

«Сөйкемле Шүрәле»дә катнашу балалар өчен бик зур адым, дип саныйм. Шушы яшьтә Тукай музеенда иҗади эшләрең зур күргәзмәдә куела икән – бу зур бәхет. Монда аны музейга килгән бар кеше, чит ил туристлары карый, сокланга. Конкурстагы эшләргә килгәндә, төрле сыйфаттагылары бар. Ата-аналар эшләгәне дә, балаларның үзләре тырышканы да. Һәм без эшләрне иң беренче шушы критерий буенча бәялибез. Икенче ягы – зәвыклылык. Конкурс эше яхшы бәяләнсен өчен бар яктан да килгән, аерым бер чит детальләрсез – мишура, бисерсыз булырга тиеш, дип саныйм».
Фәнзилә Хәкимова, Традицион мәдәниятны үстерү дәүләт үзәге директоры:
«Без монда сезнең барыгызны да күрергә бик шат. Монда катнашучыларның барысы да җиңүче. Бу конкурс балаларны иҗатка тартуда, милли традицияләрне белү, үстерүдә бик зур адым».
Мифтахов Әхмәт, Мәскәү шәһәре, «Сөйкемле Шүрәле» VIII Халыкара бәйгесенең җиңүчесе:


«Сөйкемле Шүрәле» конкурсы турында мин мәктәптә рәсем дәресендә белдем. Әзер эскизым бар иде, укытучым ярдәмендә шуны итеп тәгаенләдем дә, конкурска җибәрдем. Узган елда конкурста инде катнашкан идем, киләсе елга да киләм, Алла боерса. Миңа Тукай әсәрләрен уку бик ошый, бигрәк тә «Кәҗә белән Сарык»ны яратам».
I дәрәҗә лауреатлар

Хәлилов Әмир
Макарова Милана
Сәмигуллина Ләйсән
Кунакбаева Аделина
Иванкина Светлана
Галиева Элина
Гарипова Инна
Хайруллина Диләрә
Асылгараева Камилла
Мөхәмәтгалимова Алинә
Мөхлесуллина Аделина
Хәбибуллина Альбина
Муллагалиева Злата
Нурмөхәммәтова Эльвина
Мифтахов Әхмәт
Шәфикова Айзилә



II дәрәҗә лауреатлар

Әфтахова Ләйсән
Сәрвәрова Йолдыз
Мусина Милена
Мәрдиев Эльвир
Туктаров Арсений
Хәйруллин Рүзил
Малахов Алексей
Глебова Ольга
Гизутдинова Рәзилә
Нуруллина Ләйсән
Петров Владислав
Марянина Валерия
Миронова Анастасия
Рудакова Кристина
Гәрәева Инзилә
Хуҗина Илзирә
Зарипова Альмира
Гареева Динара


 
III дәрәҗә лауреатлар

Мортазин Айнур
Романова Алинә
Конькина Ксения
Галимуллин Ранил
Салихова Энҗе
Рәүпова Әдилә
Зиннәтуллина Диләрә
Симонова Анастасия
Шакирова Гөльяр
Шәмсемөхәмәтова Азалия
Вәгыйзов Рифат
Шакирова Әдилә
Мавлина Ләйсән



Кызыксындыру бүләкләре

Ризванов Рамил
Андреева Диана
Гайнуллина Эльвина
Шәймөхәмәтова Элина
Ялбуева Айгөл
Егоров Владим
Нәбиева Дилә
Зарипова Альмира
Мифтахов Әхмәт
Нурмөхәмәтова Эльвина


 
«Сөйкемле Шүрәле» саннарда:
1 эш дөньяның читеннән – Австралиядән килгән;
3 Россия регионы (15 кеше) конкурста катнашты;
28 Татарстан районы укучылары эшләре быелгы конкурсның өченче этабына узган;
135 эш күргәзмәгә куелган.

 
Искәндәр ХӘБИБУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев