Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Сигез яшьтә мәктәпне тәмамлаган

Мәскәүдә яшәүче сигез яшьлек Алиса Теплякова БДИ тапшырган һәм урта белем алуы турында аттестатлы булган.

Мәскәүдә яшәүче сигез яшьлек Алиса Теплякова БДИ тапшырган һәм урта белем алуы турында аттестатлы булган. Бу хакта Лента.ру хәбәр итә. Хәзер кечкенә вундеркинд югары уку йортына керү турында уйлый. Әлегә Мәскәү Дәүләт университетының психология факультетын сайламакчы. Дөрес, кызның күңеленә экология һәм биоинформатика белән бәйле белгечлекләр дә хуш килә, ди.

Алиса, үзенең тагын алты туганы кебек үк, өйдә укый. Гаиләдә вундеркиндлар күп. Узган ел Алисаның 4,5 яшьлек сеңелкәше илнең иң кечкенә беренче сыйныф укучысы булып танылган. Ә абыйсы, җиде яшендә БРИ тапшырып, тугыз сыйныфны тәмамлау турында аттестат алган булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев