Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Шигърият бакчасында» бәйгесе үтте.

Казан шәһәренең Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиясендә «Шигърият бакчасында» исемле республикакүләм катнашу хокукы алган I шәһәр бәйгесен йомгаклау тантанасы узды.

Гимназиядә бәйге балалар язучылары иҗатына багышланып 5 нче ел үткәрелә. Быел, 2024 елда, бәйге  Бөтендөнья Татар Конгрессы игълан иткән «Шәхесләр елы» уңаеннан Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Абдулла Алиш, Каюм Насыйри премияләре лауреаты, шагыйрә Рәхимә Арсланованың иҗатына багышланды  һәм шәһәр бәйгесе буларак  республика күләмендә үткәрелде.

Рәхимә Арсланованың  шигырьләре аша  балалар арасында татар телен популярлаштыру, әдәбиятка мәхәббәт, укуга кызыксыну уяту, балаларның сөйләм телен, сәнгатьле уку  күнекмәләрен  үстерү, балаларда күркәм сыйфатлар тәрбияләү бәйгенең төп максаты.

Балаларга Рәхимә Арсланованың иҗаты яхшы таныш. Аның күп кенә шигырьләрен русчага Америкада яшәп иҗат итүче Сурайя Гайнуллина тәрҗемә иткән.

Бәйгенең шартлары буенча укучылар Рәхимә Арсланованың шигырьләрен татар телендә сәнгатьле итеп сөйләргә, шагыйрәнең тәрҗемә ителгән шигырьләрен рус телендә сәнгатьле итеп сөйләргә яки үзләре шигырь язарга тиеш иде. Эшләр 3 номинация буенча бәяләнде.

Бәйгегә барлыгы 850 видеоязма һәм 121 баладан үзләре язган  шигырьләр кабул ителгән. Катнашучыларның географиясе дә киң. Татарстаннан гына түгел, Төмән өлкәсеннән, Башкортстаннан да катнашучылар бар. Иң актив балалар башкалабыздан, республика район-шәһәрләреннән (Яр Чаллы, Түбән Кама, Кукмара, Арча, Апас, Югары Ослан, Норлат, Саба, Сарман, Мамадыш, Балык Бистәсе, Лаеш, Лениногорск, Биектау һ.б.) . Балаларның үзләре иҗат иткән эшләрен туплап  «Шигърият бакчасында» дип исемләнгән җыентык та нәшер иткәннәр.

Казан шәһәре мәгариф идарәсенең әйдәп баручы белгече Боһаветдинова Рәйхана Әминовна катнашучыларны сәламләп: «Бәйгенең исеме дә матур яңгырый – «Шигърият бакчасында». Шигърият бакчасы үзенә алып кереп китә икән, аннан чыгасы килми. Ул инде сихри бакча. Анда булган кешенең күңеле саф, рухи дөньясы бай, дөньяга карашы һәрвакыт матур була» – диде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев