Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Шигърият бакчасында – В саду поэзии» I республика бәйгесендә катнашырга чакырабыз!

Бөтендөнья Татар Конгрессы, Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Татарстан Республикасы Язучылар Берлеге, Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы һәм «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының Казан бүлеге белән берлектә, «Шигърият бакчасында – В саду поэзии» I республика бәйгесе үткәрелә.

Ул Татарстан Республикасы  Язучылар берлеге әгъзасы, Абдулла Алиш, Каюм Насыйри премияләре лауреаты, шагыйрә Рәхимә Арсланованың иҗатына багышлана.

Бәйгедә балалар бакчаларында тәрбияләнүче, мәктәпләрдә, гимназия-лицейларында укучы 5-14 яшьлек балалар, укучылар һәм өстәмә белем бирү оешмаларында белем алучы балалар катнаша ала. Бәйге 3 номинация буенча  үткәрелә.

Беренче номинациядә катнашу өчен Рәхимә Арсланованың шигырьләрен татарча сәнгатьле итеп сөйләргә  кирәк. 

Икенче  номинациядә катнашу өчен Рәхимә Арсланованың рус теленә тәрҗемә ителгән шигырьләрен сәнгатьле сөйләргә кирәк.

Өченче  «Шигырь язам» номинациясенә баланың үзе язган 2 шигыре кабул ителә.

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар һәм эшләр 2024 елның 15 нче мартына кадәр кабул ителә. Жюри эшләрне 2024 елның 10 нчы февраленнән 20 нчы мартына кадәр бәяли.

Иң яхшы эшләрнең авторлары 2024 нче елның 5 нче апрель көнне бүләкләү тантанасына чакырыла. Шул көнне җюри бәйгенең номинантларын һәм лауреатларын билгели.

Бәйге нәтиҗәләре 2024 елның 25 нче мартында билгеле була һәм Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия сайтында урнаштырыла.

Элемтә өчен  телефон:  8 987 223-99-39 - Сираҗиева Зөлфия Шәяхмәт кызы.

 

Рәхимә Арсланованың шигырьләре  безнең сайтта:

https://sabantuyjournal.ru/news/iat/rkhim-arslanova-shigyrlre

 

Ә Рәхимә Арсланованың тормышы һәм иҗаты белән якыннан танышасыгыз килсә, безнең ютуб каналга кушылыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев