Сәламәтлекнең "дуслары" белән танышабыз

Витаминнар (лат. vita тереклек, яшәү) - организмның тереклек функцияләре өчен кирәкле матдәләр.
Витаминнар кеше организмына сәламәтлекне ныгытуда һәм төрле йогышлы авыруларга каршы тора алу сәләтен күтәрүдә ярдәм итәләр. Шуңа күрә витаминнарны сәламәтлек дуслары дип атыйбыз.
Витаминнар — яшәү өчен мөһим органик матдәләр. Андый матдәләргә элек аксымнар, майлар һәм углеводларны гына кертәләр иде. Хәзерге вакытта алар исәбенә шулай ук витаминнар белән берлектә минераль тозлар да керә. Шулай итеп, кеше сәламәтлеген саклау өчен мәҗбүри һәм кирәкле комплекс кыйммәтләре бер үк булган төп биш өлештән тора.
Организмда матдәләрнең нормаль алмашуы белән бәйләнгән барлык яшәү процесслары — витаминнарның турыдан-туры катнашы белән бара. Моннан тыш, алар йөздән артык ферментның составына керәләр һәм организмдагы гаять күп санлы реакцияләрне тизләтәләр яки акрынайталар. Витаминнар организмның саклану көчләрен киметмәүдә, аның төрле җайсыз факторларга — туңуга, агулануга һ. б. бирешмәүчәнлеген саклауда да иммунобиологик әһәмияткә ия.
Дәвалау туклануының балансланган булуы, витаминнарның тулы комплексын кертү — барлык төр авырулар вакытында да хәзерге медицинаның мәҗбүри таләбе. Витаминнарның гаять мөһим сыйфаты — аларның антибиотиклардан һәм башка дарулардан мөмкин булган өстәмә тәэсир итүне йомшарту, бу хәлне бөтенләй булдырмау, дару авыруының килеп чыгуын һәм көчәюен ышанычлы кисәтү сәләте булуыннан гыйбарәт.
Хәзерге шартларда витаминнарны аз микъдардагы химик матдәләрнең агулы тәэсиренә, ионлаштыручы нурланышларга һәм организм өчен башка тискәре тәэсир итүләргә каршы нәтиҗәле профилактик чара итеп карыйлар.
Бүгенге көндә витаминнарның физиологик үзлекләре һәм биологик тәэсир итүләре нык өйрәнелде. Организмның эчке мохитын нормальләштерүдә һәм анда төрле системаларның яхшырак функциональ сәләтләре өчен оптималь шартлар тудыру аларның өстен роле турындагы мәгълүматлар тулылана төште. Бу исә хәзерге вакытта аеруча әһәмиятле. Организмны витаминнар белән тәэмин итүнең катлаулы формалары һәм үзара бәйләнешләре бар, ә аларны кешенең яшәү һәм эшчәнлек процессында формалашкан җайсыз факторлар китереп чыгаралар.
Витаминнар җитешмәү башлыча яшерен формада була, ул үзен күп кенә патологик күренешләрнең килеп чыгуы һәм көчәюе белән сиздерә. Организмга витаминнарның керүе тулысынча тукталганда гына авитаминоз килеп чыгарга мөмкин.
А витамины җитешмәгән очракта күзләр начара күрә, тире өсте кибә, бозыла. А витамины балык, сыер маенда, кызыл борычта, яшел суганда, кишердә, каймакта, сырда, йомыркада бар.
В витаминын җыелма витамин дип йөртәләр. Ул берничә төр витаминга, мәсәлән, В1, В6 бүленә һәм төрле авыруларны дәвалауда кулланыла. Бу витаминнар арыш икмәгендә, бодай, солы, карабодай ярмаларында, сөт, эремчектә, ит, балыкта күпләп бар.
Д витамины җитмешмәгәндә, балалар рахит авыруы белән чирли, скелет зәгыйфльнә. Әлеге витамин бавырда, иттә, сөттә, майда була.
С витаминын кешеләр яшьтә үк куллана башлый. Бу витамин иң кирәкле витаминнардан санала. Ул кан әйләнешен яхшырта, кешедә йогышлы авырулар килеп чыкмасын өчен "тырыша". С витамины помидорда, лимонда, әфлисунда, кәбестәдә, редискада, кишердә, кара һәм кызыл карлыганда бар.
 
 
vitamin

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: