Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

“Сәләт”тә сәләтле балалар тәрбияләнә

“Сәләт”нең 12 җәйге профильле сменасы буенча нәтиҗәләр белән “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә таныштырдылар.

Ел саен “Сәләт”тә, гадәттә, 18 мең бала ял итсә, быел бу сан 19 мең булган. 7 мең  бала – оффлайн, ә 12 мең бала форум, аланнар эшчәнлеге белән онлайн форматта таныша алган. “Сәләт”нең 12 җәйге профильле сменасы буенча нәтиҗәләр белән “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә таныштырдылар.

"Сәләт" яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова белдерүенчә, башка еллардан аермалы буларак, быел “Сәләт”тә Татарстан районнарыннан һәм шәһәрләреннән килгән балалалар гына катнаша алган, ә Россия төбәкләрендә яшәүчеләр онлайн форматта күзәтеп барганнар. “Самара, Чуашстан һәм Башкорстанда аланнар уздырылмады. Чатырлы аланнардан  Биләрдә узган форумны катнашучылар  "Сәләт-live" кушымтасы ярдәмендә  карый алдылар. Пандемия белән бәйле барлык таләпләр дә үтәлде. Куркыныч хәлләр булмады”,  - ди спикер.

Матбугат конференциясендә “Сәләт”тәге соңгы яңалыклар белән дә уртаклаштылар. Быел “Сәләт” яңа объектларга да баеган. Лаеш районында урнашкан “Йолдызлы”да капиталь төзекләндерү эшләре тәмамланса, Кама Тамагы районында  ачылган “Аргамак” базасы “Саләт”кә бирелгән.

Моңа кадәр “Йолдызлы” базада балаларны җәйге сезонда гына кабул итеп булса, хәзер ел дәвамында эшчәнлек алып барылачак. Берьюлы 240 баланы кабул итәргә әзер, ул барлык заман тәләпләренә туры китерелгән, заманча техника белән тәэмин ителгән. “Ә “Аргамак” базасындагы иҗат үзәгендә 90 баланы кабул итә  алабыз”, – ди "Сәләт" проектларының техник блогы координаторы Илнур Кашапов.

Тагын бер зур яңалык белән “Сәләт”нең мәгариф үзәге җитәкчесе Диләрә Якубова уртаклашты: “Быел Казанның 51 нче мәктәбе базасында “Сәләт” мәктәбенең беренче сыйныфы ачылды. Бу мәктәпкә 11 баланы кабул иттек. Монда дәресләр өч телдә алып барыла, мастер-класслар, уеннар, кызыклы чаралар аша балаларның сәләтләрен ачабыз. Хореография, вокал, сәнгать буенча өстәмә дәресләр дә каралган. Дәрестән тыш чараларда әйдаманнар белән очрашулар үткәреләчәк”, - ди Диләрә Якубова.

Оешманың җәйге аланнар координаторы Игорь Смирнов әйдаманнарга рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Быел сменалар, карантин булу сәбәпле, соңрак башланды. Әйдаманнар ахыргача безнең белән булдылар, катнашмыйбыз дип китмәделәр, киресенчә, актив булдылар”, – ди Игорь Владимирович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев