Үсмерләр белән яңача сөйләшмәкчеләр

Татарстанда үсмерләр һәм яшьләр өчен MinMolTeens дип аталган платформа барлыкка киләчәк. Ул үсмерләрнең үзләренә генә түгел, алар белән эшләүчеләргә дә юнәлдерелгән. Бу – яшьләр белән эшләүнең яңа алымы. Республиканың Яшьләр эшләре министрлыгы иҗтимагый советы утырышында әлеге платформаның мөһимлеген әнә шулай аңлаттылар.
MinMolTeens 14-17 яшьлек үсмерләр өчен уйлап табылган. Ул социаль яктан актив булганнарны гына түгел, барлык балаларны колачларга тиеш. Әлеге платформа сентябрьдә республиканың 6 районында пилот режимында эшли башлаячак. Үсмерләр өчен булган клублар базасында фикер алышу мәйданчыклары булдырылачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Кычыткан ашы Быел кычыткан ашы пешердегезме әле?
-
Иң файдалы бөҗәк 20 май – Бөтендөнья бал кортлары көне
-
Матбугат көне белән! 19 май – Татарстан матбугаты көне