Сөйләшүнең 13 тәртибе

 

  • Адәм баласының күңелендә булган йомшаклык яки катылык кебек нәрсәләрне ачып бирүче, гыйлем, әдәп, мәгърифәт кебек нәрсәләрне күрсәтүче нәрсә телдер. Шуның өчен телегезне раслыктан башка нәрсә өчен кузгатмагыз, тәрбиясез сүзләр сөйләмәгез, белегез: кешенең сәламәтлеге – телен саклаудадыр.

  • Арттырып сөйләмәгез, һичкайчан ялган һәм гайбәт сөйләмәгез, сүз йөртмәгез, белмәгән нәрсәләрне сөйләргә керешмәгез, бер кеше сүз башласа, ахыры сезгә мәгълүм булса да, сүзе бетмәс борын ташлап китмәгез.

  • Бер кешенең ялгыш сөйләвен белсәгез дә “ялгыш сөйлисең” яки “белмисең” димәгез, бәлки күңеленә авырлык килми торган итеп йомшаклык белән дөреслекне күрсәтегез.

  • Үзегезнең ялгыш сөйләвегез беленсә, “ялгыштым” дип әйтүдән гарьләнмәгез. Сүзегезнең хаталыгы башкалар тарафыннан күрсәтелсә, ә сез аның хата түгеллеген белсәгез, кычкырышмыйча гына әдәп белән җавап бирегез. Сүзегезнең дөреслеген тавыш куәте яки ачу белән түгел, бәлки йомшаклык һәм дәлил куәте белән исбат итегез.

  • Мәҗлесләрдә бер кеше хакында булган гайбәтне башкалардан күчереп булса да сөйләмәгез.

  • Башкаларга сүз бирмичә үзегез генә сөйләп утырмагыз, күңелегезне тел артыннан түгел, бәлки телегезне күңел артыннан йөртегез, кешелеклелек сүздә сүздә түгел, бәлки эштә икәнлегеннән гафил булмагыз.

  • Үзегездән олыларга мөрәҗәгать итәргә туры килсә “сез” кебек хөрмәт сүзләрен кулланыгыз, башкаларның сүзләрен яхшы аңламый торып “дөрес, шулай” яки “юк, алай түгел” димәгез.

  • Үзегез, ата-баба, нәсел-ыру һәм остазларыгыз белән мактанмагыз. Кеше әгәр үзе камиллектән мәхрүм булса, башка тарафтан аңа камиллек килмәслеген яхшы белегез.

  • Берәр нәрсә турында сорасалар, кәефегез булмаса да әдәпле итеп җавап бирегез. Сораган нәрсә кулыгызда яки күңелегездә булмаса гафу үтенеп гозер сорагыз, сүзегезне кабатлауны үтенүче булса, яңадан кайтарып сөйләгез. Шулай ук үзегез дә аңламый калган нәрсәне йомшаклык белән генә кайтарып сорагыз.

  • Әгәр үз фикерегезне әйтергә теләсәгез, иң элек мәсьәләне яхшы аңлагыз, шуннан соң гына керешегез, үз фикерегезгә үзегез үк хәйран калмагыз, ике сүзнең берендә ант итмәгез, чөнки үз фикереңә хәйран булу наданлык галәмәте, ант итеп “бу сүзне дөрес сөйлим” дию исә, ялганчылык галәмәтедер.

  • Бер кешегә каршы сөйләргә мәҗбүр булсагыз “юк, алай түгел, болай” дип түгел, бәлки “сез сөйләгәнчә дә булыр, ләкин мин менә болай түгелме дип уйлыйм” кебек күңелле сүзләр кулланыгыз. Ачык белмәгән нәрсәгез хакында кеше белән тарткалашмагыз.

  • Кирәк булмаганда кайгылы хәбәрләр сөйләмәгез, әдәпсез сүзләрне авызыгызга да алмагыз, әманәт, сер сүзләрне фаш итмәгез, сер саклау акыллы кешеләр эшедер.

  • Һичкемгә ләгънәт һәм бәддога кылмагыз, һичкемне сүкмәгез, һичкемгә ялган һәм гайбәт, боһтан сөйләмәгез, кешеләрне куркытмагыз. Өченче кеше алдында икегез яшерен сүз сөйләмәгез, усал эш артыннан йөрүчеләргә юл өйрәтмәгез, Аллаһы Тәгаләнең безгә бер тел ике колак бирүендә азрак сөйләп, күбрәк тыңларга кирәк икәнлегенә ишарә барлыгыннан гафил булмагыз.


 
 
“Балаларга үгет-нәсыйхәт”тән
 
govorit-s-detmi-o-sekse-nuzhno-v-opredelennoe-vremya-uchenye_1

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: