Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Шытсуда кунак булдык!

«Cабантуй» журналы редакциясе хезмәткәрләренең Татарстан буенча сәяхәтләре дәвам итә. Саба районы Түбән Шытсу мәктәбе укучылары белән дә күрешеп кайттык.

Шытсу авылы  үзенең исеме белән дә кызыклы. Аның кайдан килеп чыгышын безгә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәүһәрия  Мусина бәян итте. Авыл урнашасы урын элек калын урман булган икән. Шушы урман арасына биш кеше килеп төпләнгөн. Алар агачларны кисеп үзләренә торыр өчен йорт әзерлиләр. Чирәм җирләрне сукалыйлар, ышналар ачалар. Бу эшләрне башкарып чыгу бик күп көч сораган. Җирне казыган саен су чыккан. Бу җир шыр су, шыт су гына икән, - диешкәннәр. Шытсу атамасы менә шулай барлыкка килгән дә икән.

Шытсу авылы Югары һәм түбән авыллардан тора. Очрашу Түбән Шытсу авылы мәктәбендә узды. Авылның югарырак урынында урнашкан мәктәп әйбәт итеп төзекләндерелгән, җиһазландырылган. Бүгенге көндә биредә 51 бала белем ала, аларны 18 мөгаллим укыта. Мәктәп директоры Илнур Ахметшин  җаваплы вазыйфада өченче генә ел. Укучыларыбыз татарча чыгып килүче балалар басмаларын белеп күреп үссеннәр дип чакырды ул очрашуга. Чын бәйрәмчә әзерләнгәннәр. Балалар да үз талантларын күрсәтте. Төрле музыка уен коралларында уйнап, безне дә шаккаттырдылар. Зур булмаган авыл мәктәпләрендә укучы балаларны өйрәтүче остазлар булу – балалар өчен чын табыш, бәхет инде ул. Югары Шытсу мәдәният йорты каршысында эшләп килүче ансамбленә мәктәп укучылары да бик теләп йөриләр икән. Ансамбльнең җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илшат Шәрифуллин һәр укучының сәләтен ача, аларны ансамбльгә җәлеп итеп, төрле уен коралларында уйнарга өйрәтә.  Югары Шытсу мәдәният йорты җитәкчесе Гөлнар Шәрифуллина белән иңгә-иң куеп эшлиләр. Аларның чыгышларын да тыңлап туймаслык. Бигрәк тә гөсләдә уйнаучы кызларның осталыклары сокландырды.

Без дә үз чиратыбызда журнал белән таныштырдык. Укучылар белән әңгәмә форматында аралаштык. Редакциябездә нәшер ителгән басмалар, китаплар турында җентеләп сөйләдек. Түбән Шытсу мәктәбе элек редакция белән тыгыз элемтәдә булганнар. 2016, 2017, 2018 елгы   Сабантуй журналларында басылган Түбән Шытсу мәктәбе укучыларның  иҗат тимешләре моңа ачык дәллил. Хәтта кайбер укучылар бәйгеләрдә катнашып, бүләкләр дә ота торган булган икән. Әлеге очрашу, төрле сәбәпләр аркасында өзелгән дуслык күперенең яңадан салуына бер сәбәп булсын.  Каләм чарлаучы укучылар өчен безнең редакциябез ишекләре һәрвакыт ачык. Үз сәләтеңне күрсәтү өчен төрле сәхифәләр бар: уен коралларында уйныйсың икән «Күңел моңы» сәхифәсенә рәхим ит. Шигырь-әкиятләр язасың икән «Каләмдәш», «Канатлы ат» сәхифәләре сине көтә. Төрле бәйгеләребез дә җитәрлек: «Директорга 5 сорау», «Журналист буласым килә» , «Мәктәптә бер көн», «Гаилә гореф-гадәтләре»... кебек бәйгеләрдә катнашып истәлекле бүләкләргә дә ия булырга мөмкин.

Кыскасы, якын арада «Сабантуй» журналы битләрендә Шытсу мәктәбе укучыларының иҗат җимешләре урын алыр дигән өметтә калабыз. Һәрхәлдә укучылар һәм укытучылар «язабыз» дип сүз бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев