Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

ТАБИГАТЬ САГЫНДА: ярый VS ярамый

Яз бүләге: ярый VS ярамыйТабигать яшәрә, болын тулы яз чәчәкләре баш калкыта, шуларны кочак-кочак җыеп, кемне дә булса чәчкә бәйләме белән сөендерәсе килә!.. Тукта! Болай ярыймы соң? Син өзгәч башкала...

Яз бүләге: ярый VS ярамый
Табигать яшәрә, болын тулы яз чәчәкләре баш калкыта, шуларны кочак-кочак җыеп, кемне дә булса чәчкә бәйләме белән сөендерәсе килә!.. Тукта! Болай ярыймы соң? Син өзгәч башкалар табигать белән ничек хозурланыр? Шуңа да бүген, саксыз гамәл кылып өлгергәнче, табигатькә зыян китерми генә сәяхәт итү хакында сөйләшербез.

Әти-әни колагына
Элек-электән табигать безне туендырган, әмма шул ук вакытта еш кына аңа карата рәхмәтле булмау аркасында тирә-юньгә зыян килгән. Үсемлекләр, кош һәм хайваннар юкка чыккан, елга-күлләр урынында аларның булуын хәтерләтеп ерганаклар гына калган. Димәк, табигать белән бергә без дә күп әйбер югалтканбыз. Тагын дәвам итәргәме? Юк! Моны туктатырга, балаларны табигатьне сакларга өйрәтергә кирәк. Ирешү юлы гади – балалар үз үрнәгебездә тәрбияләнә.


Чәчәкле яз
Урманга язгы беренче сәяхәттә үк безне беренче чәчәкләр каршылый. Галимнәр ачыклаганча, җәйнең беренче яртысында кешеләр чәчәкләрне күпләп өзә икән. Шул сәбәпле кайбер чәчәкләр юкка чыккан, йә булмаса Кызыл китапка кертелгән. Исеңдә тот: табигатьне саклау кануннары буенча андый чәчәкләрне күпләп өзү тыела! Берне өз – якыныңа шуннан да кадерле бүләк булмас.


Дару үләне
Майда җыелган үләннең шифасы турында безгә кадәр дә белгәннәр, бездән соң да күп сөйләрләр. Бу хакта балалар да белеп үссә һәм май үләннәрен өлкәннәр белән бергә җыйсамы?! Табигать белән якыннан танышырга, аның шифасы турында күбрәк белергә мөмкинлек туачак. Әмма белеп торыгыз: кайбер үләннәрнең яфрагы, икенчеләренең сабагы, тамыры шифалы. Димәк, барысын да тамыры белән йолкырга кирәкми икән бит. Табигатькә чыкканчы әти-әниегездән шул хакта да сорарга онытмагыз.


Тереклек уяна
Әнә, кырмыскалар да уянган, күбәләкләр дә чәчәктән-чәчәккә куна, кошлар сайраша. Яз – күпчелек тереклек өчен үрчү чоры. Шулай булгач, борчымагыз аларны, кош ояларына, яисә әле очарга өйрәнмәгән кош баласына тап булсагыз, тизрәк китү җаен күрегез. Әти-әнисе янәшәдәдер, кошчык турында үзләре кайгыртыр. Тагын бер киңәш: этегезне паркка, урманга алып барырга уйласагыз, бавын кулдан ычкындырмагыз – очарга өйрәнмәгән кошны, яңа туган җәнлекләргә зыян китермәсен!


Талпаннар да...
Яз килү белән талпаннар да уяна. Быел алар апрельдә үк активлашты. Талпаннарның иң актив чоры май бәйрәмнәренә туры килә, көзгә кадәр дәвам итә. Димәк, сакланып йөрергә кирәк.


Нәтиҗә ясыйк


Язын – табигатькә чыгарга, аның белән хозурланырга, кошлар җырын тыңларга, бөҗәкләрне күзәтергә, чамасын белеп шифалы үләннәр җыярга ЯРЫЙ!
Язын – табигатьне чүпләргә, кош ояларын туздырырга, бөҗәкләрне тотарга, чәчәкләрне күпләп өзәргә ЯРАМЫЙ!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев