Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Татар буягычы дөнья күрде

14 июнь көнне Казанда балалар һәм олылар өчен эшләнгән бик кызыклы «Татар буягычы» китабын тәкъдим иттеләр.Проектның авторы һәм китапны төзүче Камилла Вильданова Ташкентта рәссам гаиләсендә туган. Мәк...

14 июнь көнне Казанда балалар һәм олылар өчен эшләнгән бик кызыклы «Татар буягычы» китабын тәкъдим иттеләр.



Проектның авторы һәм китапны төзүче Камилла Вильданова Ташкентта рәссам гаиләсендә туган. Мәктәп елларында Уфада яшәгән, Казанда журналистика факультетында белем алган. Бүгенге көндә Мәскәүдә яши. Фотограф, журналист, татар диаспорасы белән эшли.


«Әтием рәссам булганлыктан, кечкенәдән әлеге сәнгать дөньясы белән таныш идем. Үзем бу өлкәгә тулысынча кереп китмәсәм дә, татар халкының гореф-гадәтләре, мәдәни мирасы, милли бизәкләре, бала вакытта авылда ял итүләр, печән өсте, көтү саклаулар күңелемдә яши», – дип башлады ул сүзен. Һәм бервакыт Мәскәүдә аның кулына швед әкиятенә ясалган буягыч китабы килеп керә. Соңрак Лондонда олылыр өчен буягычка тап була. Шуннан Камиллага «Ә нишләп әле татар буягычын булдырмаска?» дигән уй килә дә инде.




Шулай итеп, танышлар, дуслар, социаль челтәрләр аша табылган төрле илләрдә яшәүче милләттәшләребезнең рәсемнәреннән торган китап дөнья күрә. 39 авторның барысы да рәссам түгел. Алар арасында укытучылар, врачлар, инженерлар да бар. Ләкин алар тамырларына тугры калган һәм рәсемнәрендә безгә таныш булган темаларны татар рухына төреп яктырткан.


Китапны балалар да, олылар да матур төсләргә кертә ала. Анда шулай ук иң яшь авторлар Сөембикә Мәрданшина (8 яшь, Мәскәү) һәм Анна Соловьева (12 яшь, Санкт-Петербург) рәсемнәре дә урын алган. Буягычта Камилла Вильданованың үзенең, апасы Алинәнең һәм инде мәрхүм әтисенең эшләрен дә табарга була. Тышлыкны Башкортостанның атказанган рәссамы Салават Гыйләҗетдинов рәсеме бизи.



«Татар буягычы»нда фотолары белән авторлар турында мәгълүмат та урнаштырылган.


Китапны тәкъдим итүдә Гүзәл Чернецова (Кытай), Аида Фәхретдинова (Казан), Наил Лемешев (Казан), Тимур Гыймранов (Казан) кебек үзенчәлекле рәсем авторларының кайберләрен күрергә мөмкин иде.


Чараның иң кызыклы өлеше – бергәләп зур форматтагы рәсемне буяу иде. Анда килгән кунаклар, балалар, татар эстрадасы артистлары катнашты.





Буягычны Бауман урамындагы Свита Холл сәүдә үзәгендә сатып алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев