“Татарча проектлар ярминкәсе”: укучылар шаккаттыра!


Өстәл уеннары, мобиль кушымталар, видеороликлар, татарчага тәрҗемә ителгән мультфильмнар, сайтлар, мобиль кушымталар. Бүген Казанның 2 лицей-интернаты укучылары «Татарча проектлар ярминкәсе»ндә үзләренең 20 иҗат җимешен тәкъдим итте.


Проектларның һәркайсы төрле булса да, аларны бер максат берләштерә. Ул да булса – татар теленең кулланыш даирәсен киңәйтү һәм туган телебездә яңа кызыклы продуктлар булдыру.
“Видеоролик – мәгълүмат тарату өчен иң яхшы ысул!”
Ярминкәдәге өр-яңа проектларның берсе – “Кызыклы фактлар видеоязмалары”. 10 сыйныф укучылары Марат Сәлаховһәм Булат Мингалиев интернет турындагы фактларны татарчага тәрҗемә итеп, махсус программада видеоролик ясаган. Татар телен өйрәнергә булыша торган проект, чыннан да, үзенчәлекле.

Моңарчы татарча видеоролик ясаучылар юк иде, дип саный проект авторлары. Аны булдырыр өчен шактый әдәбият укырга туры килгән.
– Бу – безнең әле беренче видеоролигыбыз гына. Шуңа да кайбер хаталар да бар. Мисал өчен, роликның кайбер урыннарында татарча шрифтны куллана алмадык. Әмма ярминкәдә безнең проект белән кызыксынучы аларны ничек дөресләп буласын аңлатты, – диде Марат.
Әлеге проектны эшләгәндә иң авыры анимация белән эшләү булган. Текстлар өстәү, киресенчә, җиңелрәк бирелгән. Егетләр якын киләчәктә тагын да күбрәк роликлар эшләргә җыена. Ә беренче видеоларын тиздән youtube.com сайтында күреп булачак.
“Мондый форматны башка проектларны тормышка ашырганда кулланып була. Әлбәттә, интернет турындагы фактлар тупланган видеоролик белән генә чикләнү дөрес булмас иде. Әлеге роликлар ярдәмендә төрле видеодәресләр, лекцияләр эшләп була. Минемчә, ул – мәгълүмат җиткерүнең бик отышлы ысулы. Проектыбызны иҗтимагый яктан файдалы һәм перспективалы, дип саныйм”, – дип сөйли егетләр.
Хәрәкәт мәктәпләргә керергә мөмкин
Лицейның татар теле һәм әдәбият укытучысы Рашат Якупов исә шушы проект дәвамында барлыкка килгән ике өстәл уенын киләчәктә табыш китерерлек бизнес итәргә теләге барлыгын әйтте. Моны ул акча эшләү максаты белән түгел, уеннарны киң кулланылышка кертү теләге белән дә аңлатты.

- Лицей укучылары тәкъдим иткән “Хәрәкәт” өстәл уенын мәктәпләргә кертү өчен Мәгариф һәм фән министрлыгы белән сөйләшүләр алып барыла”, – диде Рашат Якупов.
Әлеге чара зур форматта өченче тапкыр уздырыла. Оештыручылар бу бу өлкәдә инде бераз чирканчык алган. Камиллекнең чиге булмаган кебек, тагын да сыйфатлырак һәм кызыклырак проектларны булдырырга телиләр.
Американың популяр мультфильмы – татарча
Лицейның 8 сыйныф укучылары – Сәет Гаязов, Альфред Сәхапов, Булат Мусин Америка мультфильмнарын тәрҗемә итәргә дә алынган. “Гравити фолз” дип аталган мультсериалның беренче сериясен тулысынча тәрҗемә итеп, тавышландырганнар.
- Мультфильм бер малай һәм аның сеңлесе турында. “Гравити фолз” Америкада иң популяр мультсериал, дип санала. Иң яхшы сюжет, иң яхшы анимация буенча да ул күп кенә премияләргә лаек булган, – ди Сәет Гаязов.

2 лицей-интернаты вәкиле дә Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтовка мөрәҗәгать итеп, “Моннан соң мультфильмнарны тәрҗемә итүне “Аксу” студиясенә түгел, ә безнең укучыларга тапшырырсыз”, – дип елмайды. Хәтерләсәгез, рус теленнән татарчага тәрҗемә ителгән “Фиксики” мультфильмы турында “Intertat.ru” язып чыккан иде. Аны министрлык нәкъ менә “Аксу” студиясеннән сатып алган иде.
Булат Мусин мультсериал халыкка ошаса, аны алга таба да тәрҗемә итәчәкләрен әйтте. Ләкин әлеге татарча продуктны интернетка кую белән дә шактый проблемалар бар. Ник дигәндә, моның өчен атворлык хокукларын алырга, лицензияләрне ясарга кирәк. Ә бу бер дә җиңел түгел.
Мәктәптә әлегә тавыш яздыру студиясе юк. Шуңа да егетләргә мультфильмны тавышландыру өчен дусларына мөрәҗәгать итәргә туры килгән. Сәет һәм Булатның бу беренче проектлары булса, Альфред проектлар эшләү юнәлешендә инде тәҗрибәсе булган кеше. Ул татарчадан инглиз теленә, инглизчәдән – татарчага тәрҗемә итү шөгыльләнгән.
 “Җиһан” – Adme сайтының татарча көндәше!
Әйтеп узганыбызча, проектлар арасында берничә ел элек барлыкка килеп, һаман да үсештә булганнары да бар. “Җиһан” сайты – шуңа ачык мисал. Лицейның 10 сыйныф укучысы Райнур Хәсәнов тарафыннан булдырылган сайт 2016 елның февраль аенда ачыла, даими яңартылып тора.
“Җиһан” проектының составында биш кеше – җитәкче, куратор, баш мөхәррир, мөхәррир, видеоблогер бар. Хәзерге вакытта сайтка 90 материал урнаштырылган. Алар арасында лайфхаклар, топ-10, кулинария сәхифәсе дә бар. Укучылар сайт өчен инфографикалар ясый, видеолар төшерә.

– Безнең бер максат татар телен популярлаштыру булса, икенчесе – татар телендә дөньяны игелеккә, яхшылыкка өндәү. Рус телендә Adme.ru кебек позитив сайт бар. Ә татар телендә мондый сайтлар юк иде. Уйладык та, үзебезнең туган телдә дә мондый портал ясарга булдык”, – ди Башкортостан республикасының Бәләбәй шәһәре егете Райнур.
Киләчәктә егетләр видеоларны күбрәк төшерергә һәм сайттагы материалларның сыйфатын яхшыртырга планлаштыра.
“Татарча проектларның киләчәге бар!”
Ярминкәне карарга ел саен Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре дә килә.

- Гадәттә, без балаларга татар телен классик рәвештә укытырга күнеккән. Шушы ярминкәдә укучылар төрле проектлары аша татар телен өйрәнә, бу телдә укыйлар, аның белән кызыксыналар. Татар телендә көндәшлекккә ия электрон ресурслар аз. Бала AppStore, GooglePlay кибетләренә керсә, инглиз, рус телләрендә әллә ничә мобиль кушымта табарга мөмкин. Безнең балалар, олылар өчен дә татарча мобиль кушымталар барлыкка килә. Бу исә буш булган кырны тутырабыз дигән сүз, – дип сөйли Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов.
Ул бу проектларны күзәтеп, халыкка чыгару министрлыкның максаты булуын әйтте. Чараны республика дәрәҗәсендә киңәйтеп, Татарстанның татарча проектлар ярминкәсе уздыру ихтималы бар. Урынбасар фикеренчә, лицейның бу тәҗрибәсе һәр мәктәптә кулланылыррга тиеш.
Татар теле әдәбият белән генә яшәми
“Татар проектларының киләчәге бармы?” дигән сорауга Илдар Мөхәммәтов уңай җавап кайтарды. “Татар теле бит әдәбият белән генә яшәми, ул интернетта да, мәктәптә дә, балалар бакчасында, көндәлек тормышта да яшәргә тиеш. Ә бу исә татар теленең потенциалы бар дигән сүз”, – ди ул.
Бу егетләргә карагач, зур проектларны ясар өчен кечкенә адымнардан башларга кирәклегенә тагын бер кат төшенәсең. Кем белә, бәлки егетләр арасында киләчәктә татар Стив Джобслары да үсеп чыгар?!..
Чыганак: "Интертат"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: