Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарча укытмыйлар

Татарстанның ничә район үзәгендә татар телендә белем бирүче мәктәп юклыгын әйттеләр.

Татарстанның 21 район үзәгендә татар телендә белем бирүче мәктәп юк. Күп кенә мәктәпләрдә укыту башлангыч сыйныфларда гына татар телендә алып барыла. Бу хакта ТР Президенты каршындагы татар телен саклап калу һәм үстерү буенча комиссия җитәкчесе Марат Әхмәтов белдерде. Аның сүзләренә караганда, 1382 белем бирү оешмасының 679ында гына татар телендә укырга була. Барлыгы 50 мең 306 бала туган телдә белем ала. Процентларга күчергәндә, бу 25 процентны гына тәшкил итә. Марат Әхмәтов әйтүенчә, Татарстанда күренекле татар шәхесләре исемен йөртеп тә туган телдә тиешле дәрәҗәдә белем бирә аламаган мәктәпләр бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев