Татарлык – горурлык! Читтә яшәп, ничек татарлыгыңны югалтмаска?

Милли һәм заманча итеп күңел ачарга мөмкинме? Ашык боерык фигыль булмаган очракта ни ул? Чит илдә, чит төбәктә яшәп, ничек татарлыгыңны югалтмаска? – боларның барысына да җаваплар түбәндә.



Шимбә. Казан кремле. Очраклы гына килеп эләктем мин монда бүген. Гадәттә шактый буш булган тыкрык-борылышларда да – халык диңгезе. “Нәрсә булыр бу?” – дип аптырап торган арада күзем зур рәсемгә төште. Укып карыйк. Әһә, “Түгәрәк уен” фестивале. Менә бит ничек уңышлы һәм вакытлы килдем.

Киттек минем белән мәйданчыклар буйлап!


Милли киемнәр киеп алган апа-абыйлар, малайлар-кызлар биеп тә карый, ичмасам. Аларның җитезлегенә күз күнегеп кенә бетә, инде икенчеләре чыгып такмак әйтә башлый. Башны селки-селки аларга кушылырга да өлгермисең, халык җырларына моңландырган, көлдергән, биеткән егет-кызлар игътибарны яулап ала. Ничек барысын карап өлгерергә соң боларның?
Карап кына түгел, катнашырга да яратучы-теләүчеләр рәхәтләнде фестивальдә. Ышанмыйсыңмы? Сана: шәл ясатырга өйрәттеләр – бер! Чүлмәкләргә бизәк төшерделәр – ике! Борынгы туку станогында келәм ясап күрсәттеләр – өч! Әле тагын күн эшләнмәләр, мозаика ясау, пыялага милли бизәкләр төшерү, чигүнең берничә төрен үзләшетерү – “Түгәрәк уен”дагы остаханәләрнең саны бихисап иде.



О, ә монысы нәрсә соң? Марий Эл кунаклары уйнаган мондый музыка уен коралын минем “Ну, погоди!” мультфильмында гына күргәнем бар. Гөслә дип атала икән ул. Кызык, мавыктыргыч. Төрле-төрле уен коралларының көенә бар халык бии, шатлана; туристлар да фестивальдә катнашучылардан артта калмый, алар белән бергә бию хәрәкәтләре ясарга тырыша.


Инде фестиваль мәйданчыкларында мине гаҗәпләндерерлек әйберләр башка очрамас диеп, ялгышканмын икән. Кол Шәриф мәчете артындагы мәйданчыкка төшүем булды – анда ике төркем балалар нидер уйныйлар. Якынрак килеп карыйм, булмаса. Әһә, егетләр ниндидер зур сөякләр аталар, кызлары келәмгә утырып бәләкәй сөякчекләр белән уйныйлар. Малайларныкы – сака (сага, сока), кызлар уйнаганы – сикертмәч дип атала икән.
Монда да шул ук дуслык, татулык хөкем сөрә. Бу мәйданчыкның тагын бер кызыгы – ашык ату буенча ярыш. Әлеге ярышта Россиянең, Татарстанның төрле якларыннан килгән 16 малай катнашты. Ярышның кагыйдәсе бик гади – һәрбер катнашучы 5 тапкыр ашык ата, максатлары – өстәл уртасында тезелгән 5 ашыкны сызык артына бәреп чыгару. Башланганда шактый сүлпән старт алган ярыш ахырга кызып китте, малайлар бирелеп, бар осталыкларын эшкә җигеп ата башладылар ашыкларны. Кискен көрәш нәтиҗәләре түбәндәгечә:

1 урын – Прокопьев Александр (Тукай районы, “Питрау” коллективы);


2 урын – Мөхәммәтгалиев Азат (Саба районы, “Наза” коллективы);


3 урын – Кузнецов Юрий (Тукай районы, “Питрау” коллективы).




Димәк, Татарстанның һәм Россиянең иң оста, иң булган, иң төз ашык ата торган егетләре Тукай районында яши. Район исеменә егетләрнең җисеме туры килгән инде, димәк! (башка район малайлары миңа үпкәли күрмәсен, яхшылап күнекмәләр ясап, аларның Тукай районы егетләрен җиңәргә мөмкинлекләре киләчәктә әле күп булачак).
Фестиваль программасы бөтен коллективлар, тамашачылар катнашында (барлыгы – 1000 (!) кешегә якын) узган “Түгәрәк уен” белән тәмамланды.
Казан кремлендә төркем-төркем җыелышып йөрүче туристларга инде күнегеп беттек. Ләкин фестиваль хәтта күпне күргән абыегызны да шаккаттыра алды. Нәрсәсе белән дисеңме, дустым? Монда бар да татарча сөйләшә, татар тарихы, йолалары, халык биюләре, уеннары белән кызыксына. Татарлар Казан кремлен шаулатты, яктыртты, бизәде.
Фестивальгә килеп эләккәнче аптырый идем – дөнья буйлап сибелгән, төрле телле, мәдәниятле, динле тирәлек-вәзгыятьтә яшәгән татарлар ничек үз телләрен, татарлыгын онытмый икән. “Түгәрәк уен” күзләремне ачты: нәкъ менә шушы җыр-биюләрне җырлау-бию, йолаларны тоту-үтәү, уеннарны уйнау бөтен дөнья татарларына бер-берсен аңларга, бергә булырга, дуслашырга ярдәм итә икән бит.



























Искәндәр ХӘБИБУЛЛИН

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: