Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Татармультфильм» студиясе тәкъдим итә... /видео/

«Татармультфильм»ның яңа иҗатын кайбер сабыйлар карап та өлгергән инде. «Татармультфильм» студиясе «Стрела наследия» дигән тулы анимацион фильмны Казанның интернат-мәктәбендә, А. Вавилова иемендәге ба...

«Татармультфильм»ның яңа иҗатын кайбер сабыйлар карап та өлгергән инде. «Татармультфильм» студиясе «Стрела наследия» дигән тулы анимацион фильмны Казанның интернат-мәктәбендә, А. Вавилова иемендәге балалар хосписында күрсәтте. Әлеге чара хәйрия максатларында уздырыла.

15 март көнне Казанның 4нче номерлы мәктәп-интернаты укучылары әлеге фильмны беренчеләрдән булып күрде. Яшь тамашачылар мультфильмның төп персонажлары Роман һәм Зөләйһа белән Татарстанның истәлекле урыннары буйлап сәяхәт итте.
Мультфильм тәмамлангач, укучылар аниматорлар белән дә аралашып, үз сорауларын бирде. Тамаша ахырында һәр бала «Стрела наследия» дигән китап белән бүләкләнде.
Тагын бер шуный чара А. Вавилова исемендәге балалар хосписында да оештырылды. Биредә дәваланучыларга Роман, Зөләйһа, Йорт иясе, Су анасы, Зилант исемле персонажларның оригиналь жырлар башкаруы ошаган.
Бүген, 17 мартта, 11нче номерлы мәктәп-интернатында да ятим, мөмкинлекләре чикле балалар өчен әлеге мультфильмны күрсәтәчәкләр.
Белешмә:
«Стрела наследия» – Татарстанның беренче тулы метражлы анимацион фильмы. Аны 2017 елның гыйнвар ахырында төшереп бетергәннәр. Үзенчәлеге шунда: сюжет сызыгы музыка һөм җырлар белән бизәлгән, ә фильмның төп геройлары төрле маҗараларга очрый, усал Шаман белән көрәшә.


I like this to be the first paragraph of each of my blog posts

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев