Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан чаңгычылары бүләк ясады!

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Татарстан чаңгычылары берьюлы ике ярышта җиңеп спорт сөючеләренә бүләк ясадылар!21-24 февральдә "Ялта-Зәй" чаңгы базасында 17-18 яшьлек чаңгычылар Бөтенр...

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Татарстан чаңгычылары берьюлы ике ярышта җиңеп спорт сөючеләренә бүләк ясадылар!
21-24 февральдә "Ялта-Зәй" чаңгы базасында 17-18 яшьлек чаңгычылар Бөтенроссия ярышларына җыелды. Әлеге ярышлар Олимпия чемпионы (1972), дөнья чемпионы, СССРның атказанган спорт остасы, Зәй төбәгендә туып үскән Федоор Симашевның якты истәлегенә багышланды. 200гә якын спортчы Россиянең 20 төбәгеннән килде. 846 очко җыеп, Татарстан чаңгычылары пьедесталның иң биек баскычына менде. Икенче урынны Төмән спортчылары (600 очко) яулады, ә өченче баскычта Новосибирск өлкәсе (340 очко) спортчылары калды.

Шунысы мөһим: бу ярышлар Россия беренчелеге финалына сайлап алу булып тора.  Ә анда уңышлы чыгыш ясаганнар исә Үсмерләрнең Олимпия фестиваленә эләгү мөмкинлеге бар.

 
Чаңыгычыларның икенче бүләге – һәвәскәр спортчылар арасында Россия Беренчелегендә җиңү. 19-23 февраль көннәрендә Киров өлкәсендә 30 төбәктән 400 дән артык чаңгычы көч сынашты. 18 яшьтән башлап 89 яшькә кадәр булган спортчылар арасында төрле елларда чемпион булганнар, төбәкар ярышларда җиңү яулаган чаңгычылар бар иде. Татарстанлылар монда да – беренче (823 очко)! Икенче урында – Киров өлкәсе (809 очко), өченчедә – Самара өлкәсе (779 очко).

Фотолар: ski-tatarstan.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев