Татарстанда 286 белем бирү оешмасы төзекләндерелә

Быел республиканың 286 мәктәбе, балалар бакчасы һәм башка шундый белем бирү оешмасында капиталь ремонт уздырылачак. 24 районда башкарыласы бу эшкә 109 миллион сум акча тотарга җыеналар. Моннан тыш, 2020 елда 22 балалар бакчасы да төзеләчәк икән. Аларга 5 меңнән артык сабый йөри алачак. Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, әлеге объектларның күбесе быелның өченче-дүртенче кварталларында кулланылышка тапшырылачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Тышлыкта – уен! "Сабантуй"да шәп яңалык: журналның март саны тышлыгында өстәл уены дөнья күрә!
-
Цитрус кабыгын ташламагыз! Цитрусларның С витаминына бай икәнен һәркем белә. Аларның кабыгын да ташларга ашыкмагыз әле.
-
Сөтле аш рецепты Сөтле аш җиңел ашлардан санала.