Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда, узган ел белән чагыштырганда, суга баткан балалар саны арткан

Татарстанда 2016 елгы коену сезонында, узган ел белән чагыштырганда, суга батып үлгән балалар саны арткан. Бу хакта җәй көне республика сулыкларында куркынычсызлык тәэминатына багышланган брифингта ТР...


Татарстанда 2016 елгы коену сезонында, узган ел белән чагыштырганда, суга батып үлгән балалар саны арткан. Бу хакта җәй көне республика сулыкларында куркынычсызлык тәэминатына багышланган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев хәбәр итте.


Аның сүзләренчә, Татарстанда өлкәннәр һәм балалар арасында суга батучылар күп булган 2015 ел нәтиҗәләре буенча, 2016 елның апрель-май айларында барлык белем бирү йортларында укучылар өчен суда куркынычсызлык дәресләре үткәрү карары кабул ителгән булган. 1 июнь - коену сезоны башланган көнгә барлык муниципалитетлар да суда куркынычсзлык буенча лекцияләр укылуы турында хисап тоткан. Шулай ук мәктәп яны лагерьларында да шундый ук лекцияләр үткәрү бурычы куелган.


В.Шәйхразиев сүзләренчә, Татарстанда сулыклар күп булса да, аларның күбесе нормаларга туры килми. Аларда су коену тыелуны кисәткән аншлаглар куела.


"Җиһазландырылган пляжлар саны аз булганлыктан, кайда су коенып була, дигән сорау ачык кала. Без һәр муниципаль берәмлеккә мониторинг үткәреп, пляжлар саны арту яки кимүне ачыклаячакбыз. Һәр муниципалитта бердән артык җиһазландырылган пляж булырга тиеш. Мәгълүматларны алгач, 2017 елгы коену сезонына әзерләнә башлыйбыз, муниципалитетлар алдына рәсми пляжлар санын арттыру бурычын куябыз", - дип белдерде вице-премьер.


Кисәтү эшләре үткәрелүгә карамастан, балалар барыбер суга бата. 2016 ел коену сезонының беренче аенда республикаңа суга батып үлгән балалар саны узган елгыдан күбрәк. Гәрчә, 2015 елның шул чоры белән чагыштырган вакытта, суга батучыларның гомуми саны кимесә дә. Ел башыннан республикада 47 кеше батып үлгән (2015 елның әлеге чорында - 56), шул исәптән 8 бала. 1 июньнән Татарстанда 27 кеше үлемен суда тапкан, шуларның 6сы  - бала.


В.Шәйхразиев сүзләренчә, кешеләр еш кына коеныр өчен җиһазланыдырылмаган урыннарда бата. Моннан тыш, ата-аналар  күп очракта элементар куркынычсызлык таләпләрен үтәми. Су баткан балаларның яше - 4тән 18 яшькәчә. Балигъ булмаган бала өлкәннәр тарафыннан игътибарсыз кала һәм санаулы минутларда су төбенә китә.


ТР Премьер-министры фикеренчә, иң төп бурычларның берсе - суда кешеләрне коткару җәмгыятьләрен оештыру. Бүгенге көндә Казан һәм Чаллыда шундый җәмгыятьләр актив эшли, Яшел Үзәндә оештырыла. Сулыклар булган барлык муниципалитетларда үзиреклеләр ярдәме белән шундый җәмгыятьләр оештыру зарур. Шул ук вакытта волонтерларны кешеләрне коткарырга өйрәтергә һәм аларны кирәкле җиһазлар белән тәэмин итәргә кирәк, дип саный Васил Шәйхразиев.


Чыганак: Татар-информ


hair-underwater

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев