Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанның нәни гүзәлләре билгеләнде

 Республикабызда балаларда эстетикасына зур игътибар бирелә. Үсеп килүче яшь буында зәвык, талантларны барлау хөкүмәт дәрәҗәсенә куелган. Татарстанда балалар өчен оештырылган махсус чаралар шул х...

 

Республикабызда балаларда эстетикасына зур игътибар бирелә. Үсеп килүче яшь буында зәвык, талантларны барлау хөкүмәт дәрәҗәсенә куелган. Татарстанда балалар өчен оештырылган махсус чаралар шул хакта раслый. “Мини мисс Татарстана-2016”да республикабызның иң гүзәл һәм талантлы кызлары катнашты.


22 майда Казанда “Мини мисс Тататарстана-2016” бәйсенең йомгаклау туры булып узды.  Анда республикабызның 5 яшьтән алып 12 яшькә кадәр кыз балалар  катнашты. Нәни чибәрләр сәхнәдә үз сәләтләрен күрсәтә. Ә иң лаеклылар исә Татарстан данын башка Россия, Халыкара проектларда да данларга хокук ала.Конкурсантларны танылган сәнгатькәрләребез, эстрада йолдызлары, Массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүчеләр бәяләде. Г.Тукай исемендәге филармония бинасында узган бәйрәм тантанасында Казан, Әлмәт, Түбән Кама, Яшел Үзән, Алабуга, Мамадыштан килгән кызлар катнашты. 33 конкурсант арасыннан 9 яшьлек Камилә Хәбибуллина (Алабуга) “Мини-мисс Татарстана-2016” дип танылды. Ә Казанның гүзәле Арина Мардашова (Казан) булды.
Белешмә:Интертат.ру

[gallery columns="2" ids="746,776,744,749,750,751,752,753,754,755,757,758,759,760,761,762,763,764,765,766,767,768,770,771,772,773,774,775,777"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев