Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Татлы "бармак" рецепты

Кирәк булачак: 400 г каймакка: 44 г атланмай, 500-600 г он, кирәгенчә тоз. Тирән савытка каймак, эретеп атланмай, тоз салып, әйбәтләп болгаталар. Аннары югары сортлы иләнгән он өстәп, пилмән камыры ке...

Кирәк булачак: 400 г каймакка: 44 г атланмай, 500-600 г он, кирәгенчә тоз.
 Тирән савытка каймак, эретеп атланмай, тоз салып, әйбәтләп болгаталар. Аннары югары сортлы иләнгән он өстәп, пилмән камыры кебек камыр басалар.
Кечкенә түгәрәкләр ясап, аларны җәяләр дә, әзер эчлекк салып, тикезләп ягалар һәм рулет кебек төрәләр. Рулет  бармактан зур булмаска тиеш (ашамлыкның исеме дә шуннан алынган).
Әзер бармакны, майлы табага тезеп, 40-45 минутка духовкага куялар. Пешкәч, шикәр оны сибеп, чәй янына бирәләр. Бармакны көпшә сыман итеп тә төрергә мөмкин.
Бармакка эчлек әзерләү.
Эчлек әзерләү өчен: 1 кг чикләвек (яисә 400 г мәк яки 400 г киндер орлыгы), 1,3-1,5 г шикәр комы, 50-100 г атланмай.
 Чикләвекне ваклап, духовкада киптереп алалар, шикәр комы, атланмай кушып, әйбәтләп болгаталар. Мәк белән киндер орлыгыннан да шулай ук эчлек әзерләргә мөмкин.
бармак1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев