Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Тәбрис Яруллинның улы нинди телдә сөйләшә?

Тәбрис Яруллин, Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе:- Өч яшьлек Ризаетдин улыбызны әнисе алты айдан ук “Сабыйлар” балалар үзәгенә йөрттек. Биредә әти-әниләргә баланы татар мохитендә тәрбияләргә...

Тәбрис Яруллин, Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе:
- Өч яшьлек Ризаетдин улыбызны әнисе алты айдан ук “Сабыйлар” балалар үзәгенә йөрттек. Биредә әти-әниләргә баланы татар мохитендә тәрбияләргә һәм аның сәләтен ачарга ярдәм итәләр. Әхлак, тәрбия дәресләре бик көчле. Безнең төп максатларның берсе – баланың ким дигәндә биш тел белүе. Өйдә без татарча аралашабыз, урамда ул русча сөйләшә, инглиз телендә дә сүзләр әйтә, сорауларга да җавап бирергә мөмкин. Хәзер менә сентябрьдән “Бала Сити” балалар бакчасының татар төркеменә йөри башладык. Анда кытай телен өйрәнәчәк. Биредә балалар йога белән дә шөгыльләнә. Күзәтүләребез буенча, улыбыз – математик. Аңа цифрлар дөньясы, алу-кушы кызык, техника белән кызыксынуы бар.
Ризаетдин хискә бирелүчән бала. Әле генә елмаеп-көлеп утырырга, күп тә узмый елап, көйсезләнеп китәргә мөмкин. Шуңа күрә без аны айкидо секциясенә бирергә планлаштырабыз. Милли көрәш белән шөгыльләнүен дә телибез. Бала бу яшьтә һәр нәрсәне уен аша кабул итә. Әлеге вакытта аның ниндидер билгеле бер өлкә буенча түгел, ә гомуми үсеше мөһим. Шулай ук мөстәкыйльлеккә дә өйрәнсен, дибез.
Чыганак: "Шәһри Казан" газетасы
 
%d1%82%d0%b0%d0%b1%d1%80%d0%b8%d1%81
%d1%82%d0%b0%d0%b1%d1%80%d0%b8

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев