Әтәч ни өчен өч вакыт кычкыра?

Әтәч ул хәзерге заманда да алай ямьсез кош түгел, үзенә күрә бик көяз, бик һаналы, бик кукыр, мактанчык кош: ул аның, искерәк булса да, салават күпере кебек койрыкларын елт-елт китереп йөрүләре димсең, ул аның кызыл такыясын кыңгыр салып, үкчәсе белән җирне бәрә-бәрә түшен киереп, тырнадыр сыман аяк атлаулары димсең! Ләкин хәзерге әтәч әтәчмени? Ул башта, борын заманда, моның ише генә дә киенмәгән: аның йоннары шундый купшы бизәкле, күкле-яшелле тирәкле, канат очлары ут кебек ялтыравыклы, койрыклары нур кебек калтыравыклы булган. Ул шундый асылдан гына киенгән - аңа сокланмаган кош, көнләшмәгән күбәләк калмаган.


Билгеле инде, әтәч булгач, анда тавис кошы да булган. Шулай да, исеме тавис булса да, анда әле ул бик алама киемле, бик шыксыз, бик йолкыш кыяфәтле бер кош булган. Алай да үзе хәйләгә бик оста булган. Бер мәлне ул әтәчнең әлегечә купшы киемнәр киенеп, бугаз киереп, кукраеп, көяз-көяз басып, марш атлап йөргәнен күргән дә: «Тукта, бу мактанчыкның салпы ягына салам кыстырын, киемен салдырып алып булмасмы?» - дип, бер хәйлә уйлаган. Уйлаган да әтәч алдына килеп, сәлам биреп, аны юмаларга тотынган:


- И әфәнде, сине бик ярдәм итүчән диләр, син миңа киемнәреңне биреп торсана. Мин өйләнергә уйладым, күрше авылга кыз күзләргә барам, әллә, мин әйтәм, синең каймалы чалбар, канатлы камзулларыңны киеп, синең җанаралский бүркеңне кыңгыр салып җибәрсәм, миңа да үзем яраткан бер кыз күзен салыр иде, мин дә әллә шулай синең киемнәрең аркасында үземә яхшы җирдән хатын эләктереп калыр идем, зинһар, биреп кенә торсана. Мин анда озаграк торсам, кычкырырсың. Синең тавышың бик көчле бит, бу авылдан теге авылга ишетелеп тора, иртә болан миңа кычкырырсың, мин шул вакытта кайтырмын, иртә кайтмасам, төш вакытында кычкырырсың, ул чакта да кайтмасам, кич белән кычкырырсың, - дигән.


Шулхәтле юмалап сорый белгәч, билгеле инде, мактанчык әтәч бу өтек тависны ничек инде буш кул белән чыгарсын, киемнәрен салган да биреп җибәргән. Үзе аннан-моннан гына кичке җиләннәрен, балачактан калган кызыл кәпәче белән үзенең солдат чагыннан калган чатлы-ботлы тырнадыр итекләрен киеп калган, Иртә белән торып, әлеге сүз куешкан буенча, әтәч, читән өстенә сикереп менеп, тегермән канаты хәтле канатларын шап-шоп китереп:


- Китереп бир! Китереп бир! - дип кычкырган. Тавис китермәгән. Төш вакытында кычкырган - китермәгән. Инде кич белән лапас башына менеп, бик каты итеп:


- Китереп бир! Китереп бир! - дип, өч мәртәбә тавыш салып кычкырган. Ләкин тавис кош һаман да кайтмаган.


Әтәч үзе һәрвакыт вәгъдәсендә торган, бер дә инде алдый белмәгән. Шуңа күрә дә тависка да бик җиңел ышанган инде ул. Әйткән сүз - каккан кадак, әйткән булгач, бу тавис та бервакыт кайтыр дип, ул өйрәткән вакытларда әтәч кычкыра да кычкыра икән. Ләкин тавис кайтмый да кайтмый, ди.


Шуннан бирле әтәч һаман тынмый, һәр көнне югары сикереп менә дә тавис кайтмый микән дип карый, аннан, тавышын ишетер дип уйлап: «Китереп бир!» - дип кычкыра; иртән дә, кич тә, төш вакытында да, һәркөнне шулай кычкыра. Ул моңа инде бөтенләй гадәтләшеп киткән. Хәтта төнлә дә өч кат кычкыра. Тавис кына аны ишетерлек җирдә түгел. Аны каядыр Гарәбстангамы, һиндстангамы киткән дип сөйлиләр. Ул анда тора диләр.


Менә шуннан әтәчнең киеме гади булып, тависның киеме асыл булып калган, имеш.


Rooster_2

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: