Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Бүген театр көне: гадәти булмаган дөнья театрлары

🎭 Бүген Халыкара театр көне һәм шул уңайдан сезгә дөньядагы берничә гадәти булмаган театрны тәкъдим итәбез😉⬇️⠀1️⃣Австриянең кечкенә Брегенц шәһәренә ел саен...


🎭 Бүген Халыкара театр көне һәм шул уңайдан сезгә дөньядагы берничә гадәти булмаган театрны тәкъдим итәбез😉⬇️

1️⃣Австриянең кечкенә Брегенц шәһәренә ел саен бөтен дөньядан опера һәм театр сәнгатен яратучылар җыела. Барлык тамашалар да ачык һавадагы сәхнәдә уза. Күпсанлы декорацияләр һәм катлаулы яктырту системасы белән җиһазландырылган махсус конструкцияләр хәрәкәтләнү эффектын тудыра. Ярда 6000 тамашачы өчен урыннар әзерләнә. Билетлар да ярты ел алдан сатыла.

2️⃣Пекиндагы зур "йомырка" формасындагы театр бинасы пыяладан һәм титаннан ясалган.⛩Шәһәр уртасындагы фантастик су асты көймәсе кебек эшләнгән заманча театр холлына эләгү өчен 80 метр озынлыктагы су асты тоннеле буенча узарга кирәк. Спектакльләрдән тыш, биредә симфоник музыка концертлары һәм төрле шоу-программалар уздырыла.🎇

3️⃣Норвегия башкаласы Осло шулай ук "креатив" театры белән танылган. Шәһәрнең үзәгендә опера театры урнашкан. Бинада мәрмәрдән һәм пыяладан эшләнгән, берничә йөз метрга сузылган күзәтү мәйданчыгы бар. Аның сәхнәсе 16 мәйданчыктан тора, алар бер-берсенә бәйсез һәм тамашачыны төрле киңлекләргә күчерергә сәләтле. Мондый уңышлы табылдык тамашачыларны эмоциональ-мәдәни транска кертеп, иң мәгънәле декорацияләр булдырырга мөмкинлек бирә.😄

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев