Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Әти-әнием футболчы булырга теләгәнемне белми әле»

Берничә көн элек кенә Россия шәһәрләрендә, шул исәптән Казанда уеннары оештырылган Конфедерацияләр Кубогы тәмамланды. Дөньяның иң оста футболчысы Криштиану Роналду да Казанга кадәр килеп җитте бит. Ан...

Берничә көн элек кенә Россия шәһәрләрендә, шул исәптән Казанда уеннары оештырылган Конфедерацияләр Кубогы тәмамланды. Дөньяның иң оста футболчысы Криштиану Роналду да Казанга кадәр килеп җитте бит. Аның үзен тотып булмады, шулай да Криштиану кебек үк тырыш, оста футболчы – Камилә Идиятуллина белән әңгәмә кордык.




Камиләгә 12 яшь, ул 12-нче татар гимназиясенең 5 сыйныфын тәмамлаган. Җырлый, бии, Фирдүс Тямаевны тыңларга ярата. Ләкин боларның барысыннан да Камилә футболны өстенрәк күрә. Каян килгән шундый кызыксыну? Әйдәгез, үзеннән белик.


– Гадәттә, кызлар җиңел атлетиканы яки теннисны сайлый. Ни өчен син кыз башың белән шундый спорт төрен сайладың?


– Урамда балалар мәйданчыгында мин гел малайлар белән туп тибә идем. Балачак дустым Данил миңа бик еш футболчылар турында сөйли иде. Шуннан миндә дә кызыксыну уянды.


– Камилә, футбол белән ничә яшьтә шөгыльләнә башладың?


– 10 яшьтә, гәрчә теләк күпкә иртәрәк, 6 яшемдә үк туган иде. Шәһәрдә футбол буенча кызлар командасы таба алмый йөрдек. Бүген шөгыльләнгән мәктәбемне интернеттан таптык.


– Ул кайда урнашкан? Тренерың кем синең?


– Тренерым – Айрат абый Гыйләҗетдинов. Горький исемендәге парктагы «Трудовые резервы» стадионында шөгыльләнәбез. Командабызның исеме – «Вахитка». Футбол яратучы яшьтәшләрем әз булганга, мин 2002 елгы кызлар белән уйнадым. Соңрак 2005 елгылар җыелдык. Без гел дә республиканың төрле шәһәрләренә йөрибез: Аксубай, Алабуга, Чаллы.


– Нинди уңышларың бар?


– 1 урыным әле берәү генә. Ә болай барлыгы 9 медалем бар.



– Тренировкаларыгыз ничек үтә сезнең?


– Без атнасына 5 көн шөгыльләнәбез. Сишәмбе һәм пәнҗешәмбе – ял көннәре. Тренировкаларны бер дә калдырганым юк. Гадәттә, башта йөгерәбез, аннан төрле күнекмәләр эшлибез, соңрак махсус футбол хәрәкәтләрен, алымнарын кабатлыйбыз һәм, әлбәттә, футбол уйныйбыз.


– Командада синең ролең нинди?


– Мин – хөҗүм итүче, капитан вазыйфасы дә өстәлде.


– Яхшы хөҗүм итүче нинди булырга тиеш?


– Тырыш булырга. Һәм капитанны тыңларга тиеш. Капитан булсам да, мин үземә тыңгы бирмим. Составлар алмашканда уеннан чыкмый, тулы матчларны уйнаганым бар.


– Иң нәтиҗәле уеныңны хәтерлисеңме?


– Әйе. Үзем генә 5 гол кертә алдым. Андый нәтиҗә күрсәткән юк иде әле.


– Бу кадәр җан биреп уйнау гади кызыксынудан гына килмәгәндер... Кемгә охшап шундый син?


– Энергия һәм чыдамлык миңа әтидән күчкәндер, ә бирешмәскә мине дәү әни өйрәтте.



– Республикада зурлап Конфередацияләр Кубогы узды. Аны күзәттеңме? Гомумән, футбол, спорт яңалыклары белән танышып барасыңмы?


– ТНВ каналындагы спорт рубрикаларын калдырмыйм. Дәү әтием «Казан-Арена»да эшли, анда булган яңалыкларны белү җиңелрәк. Кечкенә хата аркасында җанатар паспортын гына эшләтә алмадым, матчларга да барган булыр идем бәлки.


– Һичшиксез, футболчылар арасында синең кумирың бардыр. Кем ул?


– Криштиану Роналду инде, әлбәттә. Ул инде 100 артык гол керткән, «Алтын туп»лары да бишәү. «Реал Мадрид» матчларын гел карыйм.


– Ничек уйлыйсың, футбол синең өчен хобби гынамы яки син үскәч тә бу юлдан атлаячаксыңмы?


– Мин профессиональ футболчы булырга телим. Әти-әниләргә әйткәнем юк әлегә, ләкин алар каршы булыр дип уйламыйм. Һич югы теш табибы булырга исәплим.


– Уйнаганда, бигрәк тә гол керткәндә, җиңү яулаганда ниләр хис итәсең?


– Зур шатлык хисе. Соңгысын түгел, ә югарыдагы урыннарны алачагыбызны чамалыйм. Бүген футбол минем өчен бар нәрсәне алмаштыра. Мин иртән уянганда да, кич йокларга ятканда да футбол турында уйлыйм.



Әңгәмәне Регина Шиһабетдинова әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев