Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Әти-әниләр колагына, Татфондбанкта зыян күрүчеләргә ярдәм башланды

22 декабрь Татарстан икътисад министры Артем Здунов «Татфондбанк» эшкуар-вкладчылары белән очрашу үткәрде. Очрашуда министрдан тыш, Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе, ресурс-тәэмин итү оешма...


22 декабрь Татарстан икътисад министры Артем Здунов «Татфондбанк» эшкуар-вкладчылары белән очрашу үткәрде. Очрашуда министрдан тыш, Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе, ресурс-тәэмин итү оешмалары, ТР Гарантия фонды, Микрофинанслау фонды һәм ике банкның вәкилләре катнашты. Бизнесны 10 эшкуар – «Татфондбанк» белән килеп туган катлаулы вәзгыятьтә зыян күргән инициатив төркем делегатлары тәкъдим итте. //Интертат газетасы//
tatfondbahk


Очрашу нәтиҗәләре буенча эшкуарларга ярдәм күрсәтүнең берничә вариантын тәкъдим иттеләр:
– кайнар линия ачу. Аның эшендә Федераль салым хезмәте, Россия Пенсия фонды, Социаль иминият фонды, ТР Икътисад министрлыгы һәм аның карамагындагы барлык структуралар җәлеп ителәчәк;
– бердәм тәрәзә системасы буенча мөрәҗәгатьләр кабул итү. Аның телефоннары, адреслары якын арада министрлык сайтында урнаштырылачак;
– Микрофинанслау фондыннан ташламалы шартларда микрокредитлар алу;
– эре кредитларны рефинанслау өчен банк-партнерлар ярдәме – бүгенге көндә «АК БАРС» һәм ВТБ 24 банклары әлеге программада катнашырга теләк белдерде;
– килешү буенча йөкләмәләрне үтәү мөмкинлеге булмаганда контрагентларга тәкъдим итү өчен банктан рәсми аңлатмалар алган чагында ярдәм күрсәтү.Очрашу тәмамланганнан соң икътисад министры журналистларны аның нәтиҗәләре белән таныштырды. Артем Здунов билгеләп үткәнчә, бүгенге көннән башлап эшкуарларга һәрьяклап ярдәм күрсәтү буенча төркем оештырыла. «Эшче төркем бизнесменнардан аерым эш итмәячәк. Без уртак эшчәнлек алып барачакбыз», – дип ассызыклады ул.

Артем Здунов очрашуда катнашучыларны аеруча борчыган мәсьәләләргә басым ясады.«Бездә эшкуарларның аерым категориясе бар. Аларга хәзер, декабрь ахырында, хезмәт хакы, салымнар түләргә һәм штрафка тартылганнар исемлегенә эләкмәскә кирәк. Шуңа күрә салымнар буенча да махсус комиссия эшли. Әгәр акчалар түләнгән һәм исәп-хисап счетында булса, вәзгыять аерым каралачак», – диде министр.
Ул «Татфондбанк»ның вакытлы администрациясе дә мондый очрашуларга җәлеп ителәчәген искәртте.
Артем Здунов сүзләренчә, эшче төркем соңгы клиент проблемасы хәл ителгәнчегә кадәр эшләячәк. «Төркемнең көн саен, шул исәптән ялларда да эшләве үз нәтиҗәләрен бирер, дип саныйм. Эшкуарлар күргән зыянның күләменә килгәндә, бу мәсьәләгә мөрәҗәгатьләр кабул ителгәннән соң гына ачыклык керәчәк», – дип сүзен йомгаклады министр.
Банкның финанс хәлен яхшырту буенча чаралар системасына (санация) килгәндә, Артем Здунов бу уңайдан төгәл җавап бирә алмады. «Хәзерге вакытта «Татфондбанк»ның акчалары югалган дип әйтеп булмый, чөнки тикшерү эшләре бара», – дип ачыклык кертте ул.
Очрашуда катнашкан Татарстанда Эшкуарларның хокуклары буенча вәкил Тимур Ногманов әлеге вәзгыятьтә зыян күргән бизнес өчен салымнарны йомшарту мәсьәләсенә тукталды.

«Компанияләрнең күпчелеге контрагентлар, хезмәткәрләр, бурычка бирүчеләр белән исәп-хисап ясау өчен әйләнештәге акчаларга җитди кытлык кичерә. Икътисад министрлыгы һәм Микрофинанслау фонды бизнес өчен иң кулай ярдәм чаралары әзерләячәк», – дип язган ул Facebook социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә.
Эшкуарлар журналистлар белән аралашканда билгеләп үткәнчә, алар дәүләтнең төрле яклап булышлык күрсәтәчәгенә өметләнә.
«Бүгенге очрашу министрлыкның битараф булмавы хакында сөйли. Ул килеп туган проблеманың асылын аңларга тырыша.  Бүген эшкуарлар тарафыннан күтәрелгән мәсьәләләрне республика җитәкчелегенә җиткерерләр һәм ниндидер чаралар күрелер дигән өмет бар», – диде журналистларга ТР Кече һәм урта эшкуарлык ассоциациясе вице-президенты, «Ваш быт» компаниясе генераль директоры Фәрит Сафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев